ru24.pro
World News
Май
2024

Татарстан Арбитраж суды хөкемдары Зөфәр Хәмитов 65 яшендә вафат булды

0

Кичә Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы хөкемдары Зөфәр Хәмитов 65 яшендә вафат булган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зөфәр Хәмитов 1958 елның 8 ноябрендә Казанда туа. 1982 елда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

2006 елда Хәмитов Татарстан Республикасы Арбитраж суды хөкемдары итеп билгеләнә. 2012 елда «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исемен бирелә, ә 2023 елда «Лаеклы хезмәт өчен» ведомство медале белән бүләкләнә.

Озату мәрәсиме бүген 12.00 сәгатьтә Татарстан Арбитраж суды территориясендә узачак.