Мамадышның Түбән Сон авылында «Йомырка бәйрәме» булды
![Мамадышның Түбән Сон авылында «Йомырка бәйрәме» булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/1/764eddcd5085b96cbf23d7779cd1a127.jpg)
Бүген Мамадыш районы Түбән Сон авылында, гадәттәгечә, «Йомырка бәйрәме» узды. Биредә әлеге кызыклы йола инде бик күптәннән үткәрелә. «Йомырка бәйрәме» - авылдагы һәр кешенең балачагы белән бәйле якты истәлеге ул. Вакытлар үтеп, буыннар алмашынса да, бу гореф-гадәт онытылмый.
Бүген дә Түбән Сон урамнарын тутырып балалар төсле йомырка җыйды. Хуҗабикәләр аны суган кабыгы яки махсус буяулар белән кичтән үк кызартып куя. Дөрес, замана бәйрәмгә азмы-күпме үзгәрешләр өстәгән - хәзер инде хуҗабикәләр, йомырка янына төрле тәм-томнарын да өстәп өләшә.
Авылдагы һәр йорт капкасы киң итеп ачып куелган иде. Кайбер хуҗабикәләр балаларны капка төбенә үк чыгып каршылады.