Балтач районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә кар чистартырга ярдәм итте
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ял көннәрендә дә үз тәрбияләрендәге өлкән, ялгыз кешеләрне игътибарсыз калдырмый. Алар әби-бабайларның ишегалларын кардан чистартырга ярдәм итте. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Рәсми Балтач» төркемендә хәбәр ителә.
«Рәхмәт сезгә, егетләр-кызлар!» – диелгән хәбәрдә.
Фото: https://vk.com/wall-122979932_16737
