Әфганстанда Россия кешеләре утырган самолет һәлакәткә очраган
Һиндстаннан Россиягә очкан шәхси самолет Әфганстанда һәлакәткә очраган. Ул пассажирлар күчеп утырсын өчен Таҗикстанда төшәргә тиеш булган. Бу хакта Мәскәү төбәкара транспорт прокуратурасында хәбәр иттеләр.
«Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылды, диелгән басмада.
Якынча мәгълүматлар буенча, бортта алты кеше булган, алар арасында Россия гражданнары да бар.
Тикшерүчеләр, шул исәптән Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлектә, һәлакәтнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре комплексы оештырылачак, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
