ru24.pro
World News
Январь
2024

ЮХИДИ кисәтә: Кар чистартырга комачаулаган машиналарны эвакуациялиләр

0

Татарстан буенча ЮХИДИ кар чистартырга комачаулаган машиналарны эвакуациялү турында кисәтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстанда берничә көн дәвамында кар ява. Урамнарны һәм юлларны кардан чистартуга барлык көчләр юнәлдерелгән. Кызганычка, кайбер йөртүчеләр транспорт чараларын юл буенда калдыра. Ул автомобильләр юл хезмәткәрләренә эшләргә комачаулый, диелә хәбәрдә.

«Кардан чистартырга комачаулый торган автомобильләр эвакуацияләнәчәк», - диделәр ведомствода.

Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын юл буенда калдырмаска өнди.