КАМАЗ Казахстан Республикасына беренче яңа модельле магистраль йөк машинасын сатты
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). КАМАЗ Казахстан Республикасына беренче «КАМАЗ-54901» магистраль йөк машинасы җибәрде. Бу хакта корпорация газетасында хәбәр ителә.
Бер ай дәвамында сынаганнан соң, автомобильне төзелеш катнашмалары җитештерә торган компания сатып алган. Газетада язылганча, Казахстанда К5 яңа буын йөк машинасы белән кызыксынган теләсә кайсы компания аны бер айга кыска вакытлы арендага алып тора ала.
Элегрәк КАМАЗ К5 буынының беренче йөк машинасын Белоруссия Республикасына җибәргән иде.
