ru24.pro
World News
Июль
2020
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12 13
14
15 16 17
18
19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар

0
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар. Бу хакта Казан зооботаника бакчасының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә. «Әлеге кошларны Германиядән кайтардылар, алар Котбус шәһәрендәге зоопаркта туган. Козгыннарга — 5 яшь», — диелә хәбәрдә. Кафр козгыны мөгезле козгыннар төренә керүче ике төрнең берсе, ул Африка саваннасында яши. Әлеге кошлар бик зур, аларның озынлыгы — 129 сантиметрга, авырлыгы 3,2 килограммнан 6,2 килограммга кадәр җитә. Козгынның бу төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән. Аларның гомер озынлыгы 40-60 ел тәшкил итә, кошлар буынтыкаяклылар, моллюсклар, бакалар, ташбакалар, еланнар һәм кимерүчеләр белән туклана. Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына таҗлы торналар алып кайтулары хакында хәбәр ителгән иде инде.