ru24.pro
World News
Июнь
2015

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт хакы буенча бурычлы предприятиеләрне ачыклауны дәвам итә

0

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт хакын вакытында түләмәү сәбәпле, РФ Хезмәт кодексын бозуга барган өчен “Агросахарстрой” ҖЧШ җитәкчесенә карата административ эш кузгату турында документны судка җибәрде. Предприятиенең гомуми бурычы агымдагы елның 19 маена 986617,50 сум тәшкил иткән. Биредә прокуратура тикшерү эшләрен бер хезмәткәр мөрәҗәгате буенча алып барды. Предприятие җитәкчесе элек тә Хезмәт кодексын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган, хәзер кабат шундый эчтәлектәге эш каралу стадиясендә.