Коммуналь хезмәтләр өчен 4 миллион сум язганнар!
ТКХ хезмәтләре өчен бер иргә 4 098 413,36 сум акча килгән.
Бу хәл Казанда Айдар Садыйков дигән популяр тамада белән була. Түләргә дип банкка килгәч кенә ул сумманың 4 098 сум гына түгел, ә 4 миллионнан артык булуын күреп ала. Иргә тиз арада яңадан хисап ясарга вәгъдә биргәннәр.
