ru24.pro
World News
Июнь
2015

Әниләр дә алименттан качалар

0
Район суд приставы башкаручысы Светлана Лавреньтева районыбызда бүгенгесе көнне 108 кешенең балаларына алимент түләүдән качып йөрүләрен хәбәр итте. 
Алар арсында 20 дән артык аналар булуы аеруча борчу тудыра. Безгә ул мондый затларга карата күрелгән чаралар хакында түбәндәгеләрне сөйләде:
 
–“Бу елның 18-31 маена кадәр республикада алимент буенча җыелган бурычларны кайтару акциясе иглан ителгән иде. Кызганычка каршы, алимент түләү һәм аның буенча бурычлылар саны быел узган елдагыдан күбрәк. Мондый затлар белән без туктаусыз көрәш алып барабыз.
 
Быел мәсәлән өч кешегә җинаять эше кузгатылды. Алар арасында 40 яшьлек (исеме үзгәртелде) Гөлчәчәк тә бар. Аның 4 баласына бүген 400 мең сумнан артык бурычы җыелган. Закон нигезендә мондый кешеләрнең шәхси милкенә арест салына.
 
Инде бүген үк берничә ир кеше үз автомашинасы белән вакытлыча гына идарә итә. Алименттан качып йөрүчеләргә чит илгә ялга чыгуда да чикләүләр куела. Акция барышында без район буенча баларына матди ярдәм күрсәтүдән качып йөрүчеләр белән җитди сөйләшүләр үткәрелде. Мондый яман хәлләр җәмгыятебездә киләчәктә булмасын өчен тырышабыз”. 
 
Сөйләгәннәрне Идрис Аметов 
язып алды.
 
Фото: 

http://mosvedi.ru/news/society/russia/11386.html