ru24.pro
World News
Июнь
2015

Дүрт әлмәтле яңа танышларын талаган

0

44 яшьлек зыян күрүче адәм полиция хезмәткәрләренә үзен талаучылар белән урамда танышуын сөйләп биргән.


Танышуларын билгеләп үтү хөрмәтенә аны сыра алырга җибәргәннәр. Ул әйләнеп килүгә дүртәүләп аңа ташланганнар һәм телефонын, 4000 сум акчасын, паспортын талап алып качканнар.

Өчесен хокук сакчылары Совет урамындагы бер ишегалдында тоткарлаган, дүртенчесен җинаять кылган урында – гаражлар арасында кулга алганнар. Зыян күрүченең телефон белән паспорты аларның кулында булган.