ru24.pro
World News
Июнь
2015

Машинада газ баллоны шартлаган

0

Узган җомга көнне «Лада Гранта» машинасында газ баллоны шартлый.


Бу хәл Түбән Камада була. Шартлау нәтиҗәсендә 26 яшьлек шофер, аның йөкле хатыны һәм бер яшьлек кызлары, шоферның туганнан туганы - 25 яшьлек егет зыян күрә.

Алар барысы да хастаханәдә. 50 процент тәне пешкән хатын Яр Чаллыда пешү үзәгендә ята. Баланы Казанга ук алып китәргә туры килгән. Аның бите, башы, кул-аяклары пешкән.

Фаразларга караганда, шофер заправкадан чыкканда газ баллонының вентилен яхшылап япмаган һәм баллонны ныклап беркетмәгән булган. Машина кузгалуга, селкенеп алган баллон шартлаган да.