Зәйдә бер яшүсмер суга батып үлде
Җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Агымдагы елда көннәр эссе тору сәбәпле, коену сезоны май ахырында ук башланды. Шунысы аяныч, күпләребез суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, йә булмаса, белә торып та, санга сукмый: шуңа да нәтиҗәсе аянычлы төгәлләнә. Зәй сусаклагычында VI сыйныфны тәмамлаган 13 яшьлек яшүсмернең суга батып үлүе сулыкларда сак булу кирәклеген тагын бер кат искәртә.
-30 майда кичке сәгать 6да бердәм дежур-диспетчер хезмәтеннән бер яшүсмернең Зәй сусаклагычында суга батуы турында хәбәр килде, - ди кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторы Валентин Атласов.
Шунда ук урынга Чаллыдан төбәкара эзләү-коткару отрядын чакырталар. Сораштырулар буенча, кече күләмле судноларны йөртүгә хокукы булмаган бер яшь кеше, танышының гидроциклын алып, суга керә, өстәвенә, ул аңа балигъ булмаган өч яшүсмерне дә утырта. Ярдан 70-80 метр китүгә, гидроцикл әйләнә һәм сүнеп кала, ә балалар бата башлый. Алар йөзә белмиләр. Яшь кеше 10 яшьлек малайны гидроциклга утырта, икенчесен дә коткара, өченчесен исә коткара алмый, ди Валентин Александрович.
Чаллыдан водолазлар 19 сәгать 10 минутта килеп җитә һәм сусаклагычтан мәетне 19 сәгать 40 минутта алып чыга.
- Гидроцикл хуҗасы су техникасын рәсмиләштермәгән булмаган, өстәвенә, ул аны идарә итүгә хокукы булмаган кешегә биргән, яшь кеше исә техникага балаларны утыртканчы һәм суга кергәндә инструктаж үткәрмәгән, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән, ягъни үзе дә коткару җилеты кимәгән, аларга да җилетлар кигезмәгән, тагын искәртеп әйтәбез, кече күләмле судноң бар икән, аны тиешле таләпләр буенча рәсмиләштерергә, тиешле коткару чаралары белән комплектлаштырырга, аны йөртүгә хокукың булганда гына суга керергә, суда тиешле таләпләрне үтәргә кирәк, - ди кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы.
Әти-әниләр дә сак һәм уяу булсыннар иде. Гомумән, җәйге чорда сулыкларда аеруча сак булу мөһим. Балаларга һәрчак игътибар кирәк, аларны күз уңында тоту зарур.
