ru24.pro
World News
Июнь
2015

Әлмәтлеләр – «Кызыл ромашка. Балалар»да җиңүче

0

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан прокуратурасында «Кызыл ромашка. Балалар» үзешчән сәнгать бәйгесе үтте.

Бәйгедә прокурорларның балалары белән беррәттән Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары да – барлыгы 90 бала катнашты.

Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. «Вокал-соло» номинациясендә Алимова Эмилия (12 яшь) иң яхшы дип танылды. Ул «Сәнгатьле сүз» номинациясендә дә 3 нче урынга лаек булды. «Бию» номинациясендә әлмәтлеләр - Шакирова Динара һәм Катаржников Артем (8 яшь) җиңү яулады.

Бәйге программасы гала-концерт белән төгәлләнде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.