Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак өч көнгә ябыла
«Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагы кышкы күңел ачу чараларын яратучылар өчен 14–16 гыйнвар көннәрендә ябык булачак. Шугалак үз эшен Бөтенроссия WinterFest кышкы фестиваленә әзерлек эшләре алып барылу сәбәпле туктатып тора. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...