Фото: © Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан башкаласында 7нче номерлы «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» трамвай маршруты линиягә чыга. Бу хакта Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ел трамвае көн саен 6 гыйнварга кадәр 16-17 сәгатьләрдә йөриячәк. Пассажирларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, истәлеккә фотога төшү һәм караоке-баттл көтә, дип искәрттеләр идарәдә.
Яңа ел стилендә бизәлгән трамвай вагоны 7нче маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак. Читать дальше...