Казанда штрафлар булу-булмавын тикшерү өчен чат-бот эшләтеп җибәрәчәкләр
Казанда «Административ комиссия штрафлары» чат-ботын эшләтеп җибәрәчәкләр. Аның ярдәмендә штрафлар булу-булмавы турында белергә, шулай ук административ хокук бозу һәм акча түләү ысуллары турында мәгълүмат алырга мөмкин була. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
Читать дальше...