Израил саклану максатыннан "Хизбулла" төркеменә һөҗүм итүен әйтә. Төркем Израилгә 300дән артык ракет җибәргән
25 августка каршы төндә Израиль армиясе Лүбнән (Ливан) көньягына һөҗүм иткән. Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) хәбәр итүенчә, дөньядагы күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" төркеме Израилгә зур һөҗүм әзерләгән булган.