ru24.pro
World News
Апрель
2015

Студентлар тынычлык яклы

0

Әлмәт Яшьләр үзәгендә “Студентлар язы-2015” шәһәр фестиваленең гала-концерты булып узды.

Анда шәһәребезнең барлык уку йортлары да катнашты. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Егетләр-кызлар искитмәле чыгышлары белән килгән кунакларны сугыш елларына алып кереп китте. Аеруча Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары актив булды. Иң әйбәт чыгышларны дипломнар белән бүләкләделәр.