ru24.pro
World News
Апрель
2015

1000 сум акча өчен әлмәтлене кыйнап үтергән

0

30 яшьлек ир урамда барганда очраган берәүдән мең сум акча сорый. Билгеле, таныш булмаган кешегә берәү дә акча бирергә ашыкмый. Ирнең ачуы килә һәм ул үзенең юлдашын үтергәнче кыйный.

Бу хәл Әлмәттә узган елның көзендә булган иде. Шуның өчен 30 яшьлек җинаятьче 12 ел төрмәдә утырачак, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.