ru24.pro
World News
Апрель
2015

“Панорама”дагы халыкны урамга куып чыгарттырган

0

Берәүнең явыз шаяруы аркасында халыкны “Панорама” сәүдә үзәгеннән эвакуацияләгәннәр.

Билгесез кеше кичке 6 лар тирәсендә янгын тревогасы төймәсенә баса. Тиз арада сәүдә үзәгендәге халыкны урамга чыгарырга мәҗбүр булалар. Бераз вакыттан соң “Панорама”га керергә рөхсәт ителә ителүен. Ә менә әлеге явыз гамәлне кылган кешенең эзенә төшә алмыйлар. Аны әле дә эзләү дәвам итә.