ru24.pro
World News
Апрель
2015

Әлмәттә пособиеләр түләүдә үзгәрешләр көтелә

0

Әлмәттә предприятие җитәкчеләре өчен социаль иминият темасына багышланган укулар булып узды. Мәгълүм булганча, быелның 1 июленнән Татарстанда “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты тормышка ашырыла башланачак.

Шушы вакыттан алып эшләүчеләргә пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә социаль иминият фонды филиаллары  түлиячәк.  1 июльдән кайбер пособиеләрне, шул исәптән эшкә вакытлыча яраксызлык, йөклелек, бала туганда һәм аны тәрбияләү өчен каралганнарының да түләү схемасы үзгәрәчәк.