ru24.pro
World News
Январь
2015

Кан коеш: абыйсы энесен үтергән

0

Әлеге коточкыч фаҗига 25 гыйнварда көндезге сәгать 3 ләр тирәсендә була.

Кукмара районының Княгор авылында яшәүче, беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 52 яшьлек ир-ат 44 яшьлек энесен пычак белән кадап үтергән.

Башта алар икесе бергә исерткеч эчемлек ярдәмендә кәеф-сафа корып утырган. Шуның аркасында кинәттән килеп чыккан гауга вакытында абыйсы туганының күкрәгенә пычак белән яра ясый. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында ук вафат була.