ru24.pro
World News
Январь
2015

Талантлы композиторыбызны район талантлары олылап искә ала

0

Быел районыбыз җәмәгатьчелеге үзешчән композиторыбыз Фәтхрахман Әхмәдиевның тууына 85 ел тулуны билгеләп үтә.

Әлеге уңайдан районыбыз масштабында аңа багышланган мәдәни чаралар үткәрелә башлады. Шуларның берсе - шушы көннәрдә Котлы Бокәш мәдәният йортында узды. Биектау,  Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары үзешчәннәре берләшеп котлыбокәшлеләргә махсус концерт программасы белән килделәр.