Лениногорск ДАИ инспекторы – җиңүче
ЮХИДИның структур бүлекчә җитәкчеләре арасында уздырылган һөнәри осталык бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды, җиңүчесе – безнеке.
Ул – ДАИ начальнигы Роберт Сираҗетдинов. Бәйгедә катнашучы республиканың 81 инспекторы үз хезмәтләре, коралдан ату һәм физик әзерлек буенча имтихан биргән. Аттестацион комиссия нәтиҗәләре буенча, ул – беренче урынга лаек дип табылган. Дипломны республиканың баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов тапшырган.
