ru24.pro
World News
Январь
2015

«Пиратлар» кулга алынган

0

Полицейскийлар сәнәгый масштабларда компьютер программаларының күчермәләрен эшләп чыгаручы «пиратлар» төркемен тоткарлаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Җинаятьчеләр Казанда яшерен цех булдырган, анда Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Татарстаннан 20 дән артык кеше хезмәт куйган. Алар программаларның модификацияләнгән күчермәләрен Казандагы серверга тапшырып торганнар. Анда исә компакт-дисклар җитештерү буенча легаль булмаган цех эшләгән. Товарны сату нокталары һәм складлары  ачыкланган инде.