ru24.pro
World News
Январь
2015

Ана капиталының бер өлешен акчага әйләндерергә була

0

Быел кризис белән бәйле рәвештә хөкүмәт ана капиталының бер өлешен – 20 мең сумын акчага әйләндерергә рөхсәт итәчәк.

Гаиләләрне яклауның бу чарасы хөкүмәтнең кризиска каршы планында чагылыш табачак. Мондый тәҗрибә бар инде: 2009-2010 елларда 10 ар мең сум ана капиталын акчага әйләндерү мөмкинлегеннән күпләр файдаланды.

Исегезгә төшерәбез: бүген ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына, әни кешенең пенсия тупланмаларын формалаштыруга тотарга була.