ru24.pro
World News
Январь
2015

Аксар тәкәсе “КаМаз-Мастер” командасына бүләк ителде

0

Кичә “Бигеш” аэропортында  “Дакар-2015” җиңүчеләре “КаМаз-Мастер” командасын тантаналы каршы алу булды. Команда җитәкчесе Владимир Чагинның иңенә татар милли традициясе буенча көрәш батырларына бирелүче тәкәне зәйлеләр салды. “КаМаз-Мастер” командасы җиңгән очракта тапшырам дип, тәкәне районның Аксар авылыннан Газыйм Талипов махсус үстергән. Райондашыбыз инде озак еллар команданың җанатары икән,  ул  җиңүчеләргә булган хисләрен әнә шундый бүләк белән белдерде.