ru24.pro
World News
Январь
2015

Әлмәт укучылары 1 февральгә кадәр БДИ фәннәрен сайларга тиеш

0

Мәгариф һәм министры Энгель Фәттәхов белдергәнчә, 1 февральгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ фәннәрен сайлап, гариза язарга тиеш. 

Бу хакта ул хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Узган еллар чыгарылышлары һәм алдагы елларда имтихан бирә алмаган укучылар өчен рус теле һәм география буенча имтихан февральдә үк үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде.