ru24.pro
World News
Январь
2015

Зәйдә айныткычка 646 кеше китерелгән

0

Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева белдерүенчә, эчүчелеккә башын салучыларның арта баруы криминаль хәлгә тәэсир итә. Үткән ел районда алкоголь кулланган хәлдә хокук бозулар 31,4 процентка үскән. Бер ел эчендә айныткычка китерелгәннәр саны гына да 646ны тәшкил итә. Алкоголь кулланучыларны чикләү өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан читтән керүче очсызлы спиртлы эчемлекләрне әйләнештән алуга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытка Казахстаннан кергән 1 мең 365 литр аракы әйләнештән алынды, өй шартларында ясалган 14 литр спиртлы эчемлек табылды.