ru24.pro
World News
Январь
2015

Былтыр Әлки районында 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән

0

Былтыр районыбызда 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, ике кешенең саулыгына зыян салынган.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белдерүенчә, мондый хәвефле статистика әлкилеләрнең үз тормышларына һәм милекләренә салкын каравы, янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен үтәмәве хакында сөйли. Практикадан күренгәнчә, янгыннар күбесенчә электр җиһазларын, мичләрне дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Янгын күзәтчелеге белгечләре ясалма электр приборларын, төзек булмаган розеткаларны һәм рубильникларны файдаланмаска, урын-җирдә тәмәке тартмаска, газ приборларын караусыз калдырмаска өнди.