Кыр чыпчыгы кунакка килде
Кышын табигать әкияттәге кебек сихри һәм матур. Җир ак юрган белән капланган, агачлар бәскә төренгән. Кыш көне табигать бик матур. Кышкы табигатьне кышлаучы кошлар да бизи: кызылтүш, песнәк, чыпчык, саескан, ала карга һәм башкалар.
Кошкайларга кышын җиңел түгел. Аларның бик күбесе салкында ачлыктан һәлак була. Шуңа күрә, без үзебезнең мәйданчыкта кошларга җимлекләр элдек.
Бер жимлекне без чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр өчен дип, су савытыннан әзерләдек.
Җимлеккә кошлар бер-бер артлы очып киләләр. Хәтта җиләктәй кызгылт башлыклы, ак якалы кошчык – кыр чыпчыгы да очып килде. Икмәк, ботка валчыкларын, солы бөртекләрен яратып ашыйлар.
Алар туеп китүгә, чыпчыклар очып киләләр. Шатланышып: «Чик-чирик!» – дип ашап туюга, рәхмәт әйтеп китәләр.
Чыпчыклар китеп озак та үтми, җимлекне башка кошлар камап алалар, зур песнәкләр – тиктормас кошчыклар. Алар туң май ярата.
Бер ияләшкәч, алар хәтта безнең кайсы вакытта җим сибәсебезне дә чамалый башлыйлар. Гел вакытында киләләр. Кайчан гына килмәсеннәр, туенып китәләр. Сыйлана бирсеннәр!
