Ял да файдалы булсын!
Балалар бакчасында саф һавада ял итү сәгатьләре бакча эчендә үткәрелә торган шөгыльләр кебек үк кызыклы, мавыктыргыч үтәргә тиешләр. Балалар бакчасында узган һәр көн бала күңелендә ниндидер яңа ачышлар ясау белән истә калса файдалырак.
Бүгенге ял вакытын без балалар бакчасыннан ерак булмаган урманга барып үткәрергә булдык. Урманга килеп җиткәнче һава торышы, урман җимешләре, җәнлекләр турында сөйләшеп бардык. Менә без көзге урманда. Мин балаларга төрле сораулар һәм табышмаклар биреп, аларны уйланырга, дөрес һәм матур җавап бирергә өйрәттем.
«Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвек ярата,
Сызгырса,
Урманны яңгырата.
Кем ул?» – дип табышмак әйттем. Балалар тиз арада сүзнең тиен турында булганлыгын аңлап алдылар. Балаларның тиенне рәсемдә күргәннәре һәм аның турында китаплардан укыганнары бар, әлбәттә. Ә менә бүген, бәлки, тиен күрергә насыйп булыр дигән өмет тә юк түгел.
Бик матур көзге көн иде. Көзге матурлыкка хозурланып, бер-беребездән ерак китмәскә тырышып, чикләвек, нарат күркәләре җыя башладык. Аяк астында коелган төрле төстәге яфраклар кыштырдый. Менә, чикләвек күрергә тырышып, игътибар белән куакка карыйм, минем янәшәмдә торган балаларга пышылдап кына куак арасында утырган тиен барлыгын әйттем. Кинәт безнең күзләр безгә томырылып карап торган бәләкәй җәнлек күзләре белән очрашты. Аның зур, матур күзләре безгә гаҗәпләнеп карый иде. Иң беренче булып күзгә озын йонлач койрыгы һәм очы пумалалы колаклары чалынды. Тиеннең йоннары кызгылт, ә күкрәк өлеше аксыл иде. Без тиенне куркыттык, ахры. Ул кинәт, уктай атылып, бер ботактан икенчесенә сикереп юк булды. Бер мизгелгә сузылган бу көтелмәгән очрашудан без озак айный алмый тордык. Тиен күрүебезгә бик шатландык, мин балаларга тиеннең кышка азык туплар өчен, чикләвек җыюын сөйләдем. Тиен аларны оясына, төрле агач куышларына, мүк араларына яшереп куя икән. Чикләвекләрдән башка көнбагыш, миләш, балан, шомырт, яшь куак үсентеләрен һәм кайрыларын да яратып ашый, дидем. Ә зоопаркларда, читлекләрдә яши торган тиеннәр алмадан, грушадан, кишердән һәм кипкән җимешләрдән дә баш тартмыйлар икән. Без балалар белән, сөйләшә-сөйләшә, чикләвек җыюыбызны дәвам иттек. Балаларга ияреп, үзем дә күзләрем белән һаман тиенне эзлим. Ә тиен бүтән күренмәде. Без кайбер чикләвекләрне юри алмый калдырдык. Тиенгә күчтәнәч булсын! Әле бит алда озын салкын кыш бар.
