ru24.pro
World News
Январь
2015

Ә әниләр, әбиләр ничек түзде икән?

0
Күп­ме ге­нә ва­кыт үт­сә дә, ха­лык хә­те­рен­дә Бө­ек Ва­тан су­гы­шы иле­без­нең та­ри­хын­да иң авыр, иң дәһ­шәт­ле су­гыш бу­ла­рак сак­ла­ныр. 
Шул чор мих­нә­тен үз ба­шын­да ки­чер­гән дәү әни­ем – Флю­ра Ва­фи­на сөй­лә­гән­нәр­дән: «Су­гыш баш­лан­ган­да ми­ңа ба­ры 4 яшь иде. Шул ва­кыт­та баш­тан үт­кән­нәр­не уй­ла­саң, ки­тап язар­лык. Ул чор­да­гы күр­гән кы­ен­лык­лар: ки­яр­гә ки­ем, ягар­га утын, ашар­га ри­зык юк. Без, ба­ла­лар, ба­рын-югын хә­тер­лә­ми­без. Ә әни­ләр-әби­ләр ни­чек түз­гән  икән ди­гән со­рау  бү­ген дә ми­не бор­чый. Мин әни­нең кай­сы ва­кыт­та йок­лар­га ятып, кай­сы ва­кыт­та то­рып кит­кә­нен бел­мим. Әти­ләр – су­гыш­та, бө­тен авыр­лык әни җил­кә­сен­дә. Көн­нәр буе кол­хоз эшен­дә, ә ки­чен ча­на тар­тып кыр­га са­лам ур­лар­га ба­ра. Утын уры­ны­на мич­кә са­лам яга­быз. 1944 ел­ның сен­тябрь аен­да бе­рен­че сый­ныф­ка укыр­га кер­дем. Язар­га га­ди ка­ран­даш. Укы­ту­чы бер ка­ран­даш­ны ике уку­чы­га бү­леп би­рә. Бер пар­та­да өч кыз уты­ра идек. Өче­без­гә бер әлиф­ба ки­та­бы. Укы­ту­чы сөй­лә­гән­не йот­лы­гып-йот­лы­гып тың­лый идем... Үлән­нәр төр­теп чы­гу бе­лән бо­лын­га, ел­га буй­ла­ры­на йө­ге­рә­без. Ашар­га ярак­лы нин­ди үлән бар, шу­лар­ның ба­ры­сын да ашый идек. Ул ва­кыт­та аша­ган куз­га­лак, әнис, бал­тыр­ган, ку­кы­лар, ала­бу­та ор­лы­гын хә­зер ашап ка­рыйм да, ба­ла ва­кыт­та яу­лык­ка төй­нәп өй­гә алып кайт­кан ва­кыт­ла­рым  ки­но ка­ра­ган ке­бек күз ал­дым­нан үтә. Ул ва­кыт­та бер­гә уй­нап үс­кән күр­ше кыз­ла­ры­ның кү­бе­се мәр­хүм­нәр ин­де. Урын­на­ры җән­нәт­тә бул­сын», – дип ис­кә ала әби­ем.
Дәү әни­ләр бу­ы­ны су­гыш ки­тер­гән авыр­лык­лар­га ни­чек түз­де икән? Уй­лап ка­ра­саң, алар­ның ба­ла­ча­гын «су­гыш ур­ла­ган» бит. Ур­ла­ган әй­бер­не ху­җа­сы­на ки­ре кай­та­рып бу­ла, әм­ма ур­ла­ган ба­ла­чак­ны күп­ме ге­нә ты­рыш­сак та ки­ре кай­та­рып бул­мый.