ru24.pro
World News
Январь
2015

Бер вакыйга тарихы

0
Ми­нем га­и­ләм­нән дә су­гыш­та бул­ган ке­ше­ләр бар. Ба­бам Әх­мәт 1925 ел­да  Ар­баш авы­лын­да дөньяга килгән. Әх­мәт ба­бам үз те­лә­ге бе­лән су­гыш­ка ки­тә.  Ан­да ул үзе­нең яшь­тәш­лә­рен та­ба, алар бе­лән дус­ла­шып ки­тә. Хәт­та үзе­нең ерак ту­га­ны бе­лән та­ны­ша. Су­гыш бу­лу­га ка­ра­мас­тан, алар кич­лә­рен җыр­лап, бер-бер­се­нә ши­гырь­ләр сөй­ләп, уй­нап үт­кә­рә тор­ган бул­ган­нар.
Ми­нем сез­гә аның бе­лән бул­ган бер ва­кый­га­ны сөй­ләп ки­тә­сем ки­лә. Көн­нәр­дән бер көн­не ул яра­лы ип­тә­шен үлем­нән кот­ка­ра.  Әх­мәт ба­бам аны үз часть­ла­ры­на ка­дәр кү­тә­реп алып кай­та, кө­чен­нән кил­гән­чә бу­лы­ша.  Ип­тә­ше са­вык­кач, ба­ба­ма мең рәх­мәт­ләр әй­тә.   Шу­шы көн­гә ка­дәр без­нең га­и­лә­без алар­ның га­и­лә­лә­ре бе­лән дус. Без бер-бе­ре­без­гә ку­нак­ка йө­ре­шә­без, кү­ңел­ле миз­гел­ләр­не ур­так­ла­ша­быз. Алар­ның ту­ган­на­ры ба­ба­ма, аның әти­сенең кыл­ган га­мә­ле өчен рәх­мәт әй­тә, чөн­ки Әх­мәт ба­бам алар­ны әти­ле ит­кән, әти­лә­рен үлем­нән кот­кар­ган.