Кар көртләре, ак бәсләр, әйтерсең әкият иле!
Кышны яратам
Кыш айларын яратам мин,
Кар, бураннары белән.
Таудан шуам выжылдап,
Дусларым белән бергә.
Әй күңелле, саф һава! –
Уйнап һич туймыйм менә.
Мәктәпкә барасы булмаса,
Өйгә кермәс идем бер дә!
Кирилл Кириллов, Нурлат районы, Якушка урта мәктәбе.
Минем теләк
Иске еллар үтеп китә,
Яңа еллар башлана.
Шатлыкларым арта барсын,
Бәхет мине ташлама!
Борчуларым гел булмасын,
Куанычлы ел булсын.
Һәр көн «бишле»гә үтсен,
Өмет елмаеп торсын.
Артур Харисов, Чаллы, 4нче урта мәктәп, 2В сыйныфы.
Гөрләсен!
Туган җирем Татарстан,
Мин сине бик яратам.
Күңелемнең якты хисен
Синең өчен яңгыратам.
Бик гүзәл син, Татарстан,
Халкың тырыш һәм эшчән.
Сиңа зур уңышлар теләп,
Кояш елмая күктән.
Сөйгән халкым бай булсын,
Кайгы, афәт күрмәсен.
Туган җиремне зурлап,
Шатлык җыры гөрләсен!
Назлыгөл Галиева, Лениногорск районы, Урмышлы урта мәктәбе.
Нинди салкын!
Матурын ул матур да –
Нинди салкын урамда!
Аяз көн сирәк була,
Дулый көчле бураннар.
Курыкмыйбыз суыктан,
Чаңгы, чана шуабыз.
Без үсәбез чыныгып,
«Суык кит!» – дип куабыз.
Раил Хәмидуллин, Әтнә районы, Ары мәктәбе.
Балтач гимназиясе укучылары яза:
Урманда
Салкын кышның бер көнендә,
Мин урманга бардым.
Урманга килеп җиткәч,
Куян эзләрен таптым.
Кинәт усал соры бүре,
Ничектер килеп чыкты.
Ул ак карга карады да,
Куян эзләрен тапты.
Мин үземнең куркуымнан
Агач артына качтым.
Урман матур, тик куркыныч,
Тизрәк өемә чаптым.
Лилия Гарифуллина, 4нче сыйныф.
Кояш елмайды
Иртән кояш елмайды,
Кышкы иртә матурайды.
Кар юрганы җирне япты,
Агачлар актан киенде.
Кышкы урман – сихри урман,
Суыктан да курыкмый.
Анда күргән матурлыклар,
Озын вакыт онтылмый.
Әдилә Әшрәфҗанова, 4нче сыйныф.
Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк урта мәктәбе укучылары яза:
Без урамда уйнадык
Салкын бураны белән,
Ап-ак кыш килде.
Бар дөнья инде хәзер,
Ап-ак тун киде.
Ап-ак кар бөртекләре,
Җем-җем җиргә коела.
Кыш җитүгә һәркемгә,
Бик күңелле тоела.
Кар ишеп яуган чакта,
Без урамда уйнадык.
Капка төбенә кардан,
Кар бабай ясап куйдык.
Яңа ел килде безгә!
Кыш бабайны да күрдек.
Кышны яратканга күрә,
Шәп бүләкләрен бирде.
Айзилә Мифтахова, 7нче сыйныф.
Кыш бабай бүләкләре
Мин кышны бик яратам,
Карлар яуганы өчен.
Кыш бабабыз бүләкләр
Алып килгәне өчен.
Сокланып карап торам –
Агачларга бәс кунган.
Күршедәге дусларым
Чана шуа башлаган.
Мин дә алар янына
Чана күтәреп чыктым.
Алар белән күңел ачып,
Чын күңелдән куандым.
Зөһрә Гайнуллина, 7нче сыйныф.
Кыш
Тәрәзәгә килеп, тышка карап,
Кышкы табигатькә күз салам.
Ябалак-ябалак карлар яуганлыктан,
Кышкы матурлыкка сокланам.
Әнә агачлар да акланганнар,
Ботагына карлар утырган.
Сукмакларда инде капланганнар,
Бөтен җиргә карлар тутырган.
Уйлап куям: «Ничек инде алай,
Күк йөзеннән ап-ак кар яусын?
Җиргә төшкәч, эреп югалмыйча,
Җир өслеген аклык буясын?»
Бар табигать шулай алышына,
Һәр мизгелләр үзгәргән саен.
Тәрәзәдән карап күзәтәмен,
Күзне алмый һәрчак, һәрдаим.
Зиннур Дәүлиев, 7нче сыйныф.
Мөслим районыннан язалар:
Якты хисләр
Зәңгәр болытлар астыннан
Моңсу кояш сибә нурын.
Эзли сыман ял итәргә
Җиргә төшәр берәр урын.
Кыш көннәре бигрәк салкын,
Кар туздыра, җилләр туймый.
Энҗеләрен җиргә тезә,
Шук балалар белән уйный.
Могҗизалы бу күренеш,
Җил иркәли битебезне.
Дөнья матур, моны күрә
Урамдагы бала күзе.
Кышкы серле бизәкләрне
Күзәтәм мин күз талганчы.
Кояшны мин озата барам
Офыкларда югалганчы.
Кыш та матур. Күңелемдә
Якты хисләр, уйный буран.
Бар җиһанны бизәргә дип,
Татлы, изге уйлар корам.
Фирүзә Фазлыева, Татар Бүләре урта мәктәбе, 11нче сыйныф.
Сокланабыз
Нинди матур тышта,
Күреп, шаккаттым башта.
Бар дөнья ялт-йолт килә,
Ак юрган япкан бакча.
Табигатьнең матурлыгы
Сокландыра кешене.
Уйнарга дип чыгып киттем,
Ташлап бөтен эшемне.
Илзирә Шәйдуллина, Мари Бүләр урта мәктәбе, 5нче сыйныф.
Син дә күр!
Йөгереп чыктым тышка,
Җемелдәшеп кар ява.
Көне матур, ак кына,
Елы да бит өр-яңа!
Җем-җем итә үзләре,
Биткә куна, күр әле!
Бүгенге көн бик ямьле,
Син дә тышта йөр әле!
Илзирә Хафизова, Югары Табын мәктәбе.
Әкият иле
Бар җиһанга аклык өстәп,
Авылыма кыш килде.
Кар көртләре, ак бәсләр,
Әйтерсең, әкият иле!
Кышкы урман – бер сер сыман,
Калын ак юрган япкан.
Салкын, шыксыз бураннан
Урман тынычлык тапкан.
Бу аклыкка күз тидермик,
Сокланып кына карыйк.
Җиребезнең табигатен
Күз карасыдай саклыйк.
Рәмзилә Гыйзетдинова, Вәрәшбаш мәктәбе.
Дусларга
Яуды җиргә ак карлар,
Кошлар – җылы якларда.
Калды бездә ала карга,
Исе китми ак карга.
Аңа хәзер ямансудыр,
Ризык эзләп көн үтә.
Җимлек ясагыз, дуслар,
Кошта булмасын үпкә.
Көн саен җим салырсыз,
Ашаганын карарсыз.
Шулай булмаса, дуслар,
Каргасыз да калырсыз.
Рәйлә Баһауова, Вәрәшбаш мәктәбе.
