Әлмәттә җинаятьләр кимегән
Әлмәт полиция хезмәткәрләре җинаятьләрнең 2013 ел белән чагыштырганда узган елда 11 % ка кимүен белдергән.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов фикеренчә, узган елда Әлмәттә фатир басулар, исерек килеш кылган һәм наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләр күбрәк күзәтелгән.
