ru24.pro
World News
Январь
2015

Әлмәтле кунакка килгән дустына пычак кадаган

0

Әлмәт районында 67 яшьлек ир үзенә кунакка килгән дустына пычак белән кадаган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы.

Ямаш авылында пенсионер ашап-эчеп утырган җиреннән җан дусты белән талашып китә һәм аның эченә пычак белән кадый. Тән җәрәхәтләре алган ирне  шифаханәгә озаталар.