ru24.pro
World News
Январь
2015

Әлмәттә яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп узды

0

Шушы көннәрдә Әлмәттә гомер кичерүче Минзифа һәм Нәҗип Хөснетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтте, бергә гомер итүләренә быел 60 ел тулган!

Лениногорск районы Куакбаш авылында туып-үскән авылдашлар 1955 елның 1 гыйнварында өйләнешәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Минзифа апа әлмәтлеләргә таныш кеше: шагыйрә, берничә китап авторы, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булган шәхес. Ире Нәҗип гомере буе нефть тармагында хезмәт куйган. Тигез гомер кичерүләренең иң төп сере дип сабырлыкны атыйлар: “Бер-береңә юл куярга өйрәнергә кирәк. Шул чагында гына аерылуларны булдырмый калып була”, - ди бәхетле картлык кичерүче пар. Инде 85 яшьтән өстә булсалар да, Хөснетдиновлар әле дә үз аякларында йөриләр. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Алар турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз.