ru24.pro
World News
Январь
2015

Зәй шәһәр суды эшмәкәрләрне талап йөрүче җинаятьчел төркемгә карата хөкем карары чыгарды

0

Зәй шәһәр суды 2013 нче елның февраленнән бирле шәһәр халкын шөбһәдә тоткан, шәхси йортларга кереп куркытып, талап йөрүче җинаятьчел төркемгә карата хөкем карары чыгарды. Суд ике яшь ир-егетнең эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче зәйлеләрнең өйләренә кереп, куркытып акчалар урлауларын билгеләде. Алар тарафыннан талап алынган акчалар 4 миллион 300 мең сум белән бәяләнде. Ир-егетләрнең берсе 13 елда 6 айга, икенчесе 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде.