ru24.pro
World News
Январь
2015

Салатлар ясыйм дисәң!

0
“Кыш бабай” салаты 
 
Кирәк булачак: 200 г.сыер ите, 200г. тавык ите, 200г. кыяр, 100г. сыр, 1 болгар борычы, 2 зәйтүн җимеше, 4 йомырка, 1 “Черри” помидоры, майонез. 
 
Әзерләү: Тавык итен, сыер итен,  кыярны нәзек һәм озынча итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, гөмбәне турарга һәм кыздырырга. Тәлинкәгә Кыш бабайның башы формасында салатны катлап ясарга. 
Беренче кат – тавык ите
Икенче кат – гөмбә 
Өченче кат – кыяр 
Дүртенче кат – сыер ите 
Бишенче кат – сыр 
Һәрбер каттан соң майонез кушырга онытмагыз! 
Йомырканың агын сарысыннан аерырга. Йомырка агыннан сакалын һәм баш киеменең кырыен ясарга, ә сарысыннан битен. Болгар борычын вак итеп турап баш киемен ясарга. Зәйтүн җимешеннән күзләрен һәм помидордан борынын ясап, суыткычка куярга. 
 
 
“Кар кызына бияләй” салаты
Кирәк булачак: 1 стакан озынча рис, 150г. тавык ите, 1 суган, 3 йомырка, 100г. каты сыр, 2 алма, майонез, 1 гранат. 
 
Әзерләү: Салат катламлап, бияләй формасында ясала. 
Беренче кат – рис
Икенче кат – суган 
Өченче кат – алма 
Дүртенче кат – тавык ите
Һәрбер каттан соң майонез.
Йомырканы вак угычтан уып, салатның өске өлешенә, каты сырны аскы өлешенә кушарга. Майонез белән бияләй контурын һәм узорын ясарга. Гранат җимеше белән бизәргә.