ru24.pro
World News
Январь
2015

Ырынбурдагы фаҗигада әлмәтле гаепле

0

Казан-Ырынбур-Казахстан юлында Радовка авылы янында юл-транспорт һәлакәте була.

Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча,  Toyota Hilux машинасы  хуҗасы 45 яшьлек Әлмәт кешесе   идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм ВАЗ-2107 автомобиле белән “йөзгә-йөз” бәрелешә.  Нәтиҗәдә ВАЗның 58 яшьлек йөртүчесе һәм 33 яшьлек пассажиры һәлак була. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, бәрелү шулкадәр көчле була ки, ВАЗ машинасындагы мәетләрне алу өчен коткаручылар машинаны кисәргә туры килә.