ru24.pro
World News
Январь
2015

Зәйдә җәмәгать судьясы итеп элеккеге тикшерүче билгеләнде

0

Моңа кадәр Зәйдә Татарстан буенча Россия Федерациясе тикшерү комитетында өлкән тикшерүче, бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Сергей Трошин җәмәгать судьясы вәкаләтләрен үтәүгә кереште. Сергей Александровичның хезмәт юлы “КамАЗ - Автоагрегат” заводында эшләүдән башлана. Ул салым полициясе тикшерүчесе, Зәй шәһәр прокуратурасы өлкән тикшерүчесе   булып та эшли. Кыскасы, җәмәгать судьясы  вазыйфасын башкаруга, зур тәҗрибә туплап килде.