Главные новости Феодосии
Феодосия
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тинчурин театры артисты Резеда Сәләховага мактаулы исем бирелгән

0

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлаховага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указда әйтелә, дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы.

Социаль челтәрләрдә, беренчеләрдән булып, артистканың куанычын «Апуш» балалар театр студиясе бүлешә. Студиядә ул – сәхнә теле остазы. Комментарийларда да котлаулар яудырганнар.

  • Сәләхова Резедә Нурислам кызы 1989 елның 8 декабрендә Казанда туа. Казанның 4нче татар гимназиясен тәмамлый. Казан театр училищесында белем алганнан соң, 2008 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы. 2008-2014 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында читтән торып белем ала.
  • Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Дамир Сираҗиев премиясе иясе, «Тантана» театр премиясе лауреаты. «Шаян ТВ» телеканалында дубляж артисты, Казан театр училищесында һәм «Апуш» балалар театр студиясендә сәхнә теле укытучысы. Концертлар, әдәби-музыкаль чаралар алып баручы.

Тинчурин театрында башкарган рольләре:

Шәрифә – «Туган-тумача»

Сәхип Җамал, Феодосия – «Җан Баевич»

Римма – «Ашина», Ркаил Зәйдулла

Мәдинә – «Мәдинә», Илгиз Зәйниев

Ана, 2нче укучы – «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Умай» лабораториясе

Шагыйрә – «Галәм.Әгъләм», Мөдәррис Әгъләмов

Шәмсегаян – «Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев

Гөлназ – «Ак тәүбә, кара тәүбә», Туфан Миңнуллин

Җәйран – «Карурман», Луиза Янсуар, Резедә Гарипова

Заһидә Тинчурина – «Сәйдәш.Йокысызлык», Луиза Янсуар, Резедә Гарипова

Гөләндәм – «Гөләндәм туташ хатирәсе», Әмирхан Еники

Сәрвәрнең дус кызы – «Башмагым JAZZ», Таҗи Гыйззәт

Луиза – «Бәйрәм белән, кызлар!», Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин

Маһинур – «Гайфи бабай, өйлән давай!», Гөлшат Зәйнашева

Мәйсәрә – «Кияүләр», Хәй Вахит

Кыз – «Сөй гомерне!», Габдулла Тукай

Резедә – «Мәхәббәт баскычы», Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин

Дилбәр – «Американ», Кәрим Тинчурин

Гөлҗамал – «Сакла, шартламасын!», Кәрим Тинчурин

Хор – «Төш», Туфан Миңнуллин

Гөлүзә – «Өти балак Гөлүзә», Юныс Әминов

Гөлсирин – «Төн яна учакта», Хәбир Ибраһим

Баязитова – «Без кырык беренче ел балалары», Мөхәммәт Мәһдиев

Зөләйха – «Йосыф Зөләйха», Нурмөхәммәт Хисамов

Эгоист кыз – «Язмышым юллары», Разил Вәлиев

Сәрвәр – «Сүнгән йолдызлар», Кәрим Тинчурин

Офелия – «Гамлет. Күренешләр», Вильям Шекспир

Чиполлино – «Чиполлино маҗаралары», Джанни Родари

Шәфкать туташы – «Без барыбыз да кешеләр», Эрих Мария Ремарк

Гайни – «Назлы кияү», Кәрим Тинчурин

Фәридә – «Өзелгән яфраклар», Рәмзия Габделхакова

Мәрьям – «Бер күрешү үзе бер гомер!», Фәнис Яруллин

Чулпан – «Чулпан», Шәриф Хөсәенов

Су анасы – «Шүрәле-online», Шамил Фәрхетдинов

Айсылу, Энҗе – «Нәрсә соң ул Яңа ел?», Шамил Фәрхетдинов

Зәһәрбану – «Али-баба һәм өч карак», Шамил Фәрхетдинов

Гөлнара – «Яшьлегем юләрлегем», Туфан Миңнуллин

Камилә – «Хаҗи әфәнде өйләнә», Шәриф Камал