Главные новости Екатеринбурга
Екатеринбург
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Әгерҗе — иҗат өермәсендә: «Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз, залны шыгрым тутырдыгыз!»

0

22 апрельдән Казанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы старт алган иде. Быел конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы кысаларында уздырыла. Бәйге форматында оештырылган фестиваль гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә һәм буыннар элемтәсе институтын ныгытуга, пропагандалауга юнәлдерелгән. Республиканың мәдәни-ял итү учреждениеләре, музейлары, китапханәләре һәм күпкырлы иҗат аша традицион гаилә кыйммәтләрен тәкъдим итү – конкурсның өстенлекле юнәлеше.

«Әгерҗе — иҗат өермәсендә» программасы күргәзмәләр, мастер-класслар белән башланып китте.

«СССРда туганнар» дигән күргәзмә һәм РФ Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә барган Гаилә елына багышланган фотозона аерым залны биләгән иде. Күргәзмә авторы — Әгерҗедә туып-үскән, тимер юл хуҗалыгы бригадиры һәм актив блогер Радик Ибрашев күпләргә сәләтле рәссам буларак яхшы таныш. Әлеге күргәзмә хикмәте шунда, рәссам андагы портретларны кулланышка кирәкмәгән иске клавиатура, полиэтилен шешә, пластик бөкеләр, пакетлар, карандашлар, җеп, төймә һәм никадәр сәер яңгырамасын, энекәш-сеңлекәшләребез яратып уйнаган лего-конструкторларыннан төшергән, булдырган.

Күргәзмәдә бөек режиссер Леонид Гайдай төшергән мәңгелек, гомергә актуаль «Операция «Ы», «Кавказкая пленница» кинофильмнарының төп геройлары Юрий Никулин, Наталья Варлей һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсемнәрен күреп таң калдык. Зур-зур полотноларда булулары аеруча бер җанлылык өсти сыман.

Рәссамга афәрин, диясе генә кала!

Аннан соң Әгерҗенең нинди дан-шөһрәтле як икәнен исбат иткән зур концерт тамаша кылдык. Конкурс булгач, чыгышларны, концерт номерларын күренекле сәнгать эшлеклеләреннән торган мөхтәрәм жюри бәяләде. Алар арасында РФ атказанган артисткасы Винера Ганиева да бар иде.

Бу бәрәкәтле төбәктән, тимер юллары белән дан тоткан яктан бик күп танылган шәхесләребез, иҗади интеллигенциябез чыккан. Алар арасында ТР «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, шагыйрә, бик матур җырлар авторы Эльвира Әхмәтова да бар. Шулай ук журналистика өлкәсендә казанышлар яулап эшләп килгән башка коллегаларыбыз белән дә якташлары горурлана.

Әгерҗенең тимер юллары озын-озын, мәдәнияте матур-матур

Концерт Әгерҗенең эшсөяр халкын, бу якларның табигатен, үткәнен һәм бүгенгесен данга күмгән җырлардан башланып китте. Тимер юлда эшләүчеләр дә чыгыш ясады.

Әгерҗе аркылы үткән тимер юл 1914 елда төзелә башлаган. Ул Казан белән Екатеринбург шәһәрләрен тоташтырган. Паровоз депосы һәм юл хуҗалыгының башка объектлары да төзелгән. Бүгенгесе көнне исә Әгерҗе — Рәсәйнең эре тимер юл узелы. Әлеге көнне биредә 10 тимер юл предприятиесе эшли һәм көненә 110 артык поезд үтә, диделәр. Әгерҗенең тимер юлларында хәтта ки 35 гаилә династиясе хезмәт куя икән!!! Аларның иң озак эшләгәннәренең гомуми хезмәт стажы 729 елны тәшкил итә. Матур саннар бит?! Димәк, буыннар чылбыры өзелми. Алга таба да шулай дәвам итсен.

Күргәзмәләрдән күрүебезчә, Әгерҗе төбәгенең социаль-иҗтимагый, икътисади үсеше дә һич тә яманларлык түгел. Үсештә, авыл хуҗалыгы тармагы да тотрыклы. Икмәк булгач — җыры да була, әлбәттә! Җирлекләрдән, авыллардан килгән үзешчәннәр ниләр генә тәкъдим итмәде, искитмәле! Монда берсеннән-берсе нәфис, күзләр камашырлык кул эшләре, җыр-моң, ризыклар күрдем.

Зал шыгрым тулы, хәтта җыелган тамашачыга урын җитмәү проблемасын күзәтәбез. Өмет итик, киләчәктә, хаталарын төзәтерләр! Бу җәһәттән әйтәсе килә, журналистлар өчен дә, мәртәбәле кунакларга калдырган шикелле, урын калдырсыннар иде. Ни дисәгез дә, залда утырырга урын юклыкны белгәч, безгә бит аны җитәкчеләрне борчып таптырып йөрергә туры килә. Журналист халкын күпләп чакырасыз икән, бер рәт калдыруны исәпләгез. Район, җирле мәдәният сарайларында шундый практика бар бит! Яхшы үрнәк, димәкче булам. Кайбер якларда әле ул рәткә кызыл лента да куеп торалар, берәүләр ялгышып утырмасын, дигән максаттан.

Шуннан соң якташларын, райондашларын күрергә килгән халык та рәхәтләнеп утыргычка утырып карый алмавы да эш түгел, җәмәгать?! Бу сүземне ишетегезче, җитәкче ханымнар вә әфәнделәр.

Быел әле конкурс-фестиваль өчен бик кече заллар сайлана шикелле. Моны көтмәгән, ямьсез күренешләр килеп чыкмасын өчен алдан уйлыйк, иптәшләр. Ни дисәк тә, Казаныбызда нинди олы, мәһабәт тамаша заллары бар. Сайлау мөмкинлеге бар. Хәзер инде санаулы районнар гына сынау тотасы калды фестивальдә. Андый хәл кабатланмасын, дигән теләктә калыйк. Югыйсә, матур күренеш түгел, фестиваль дәрәҗәсен төшерергә бер юл... Татарстан җөмһүриятенең төп мәгълүмат агентлыгы, рәсми матбугат басмасы сүзенә колак салсагыз, үкенмәссез, һичшиксез.

Чарада рәсми, мәртәбәле кунаклар чыгышлары да истә калырлык, төпле булды. Алар арасында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәмзил Хаҗиев та барлар иде.

Дамир Натфуллин исә сәхнә түреннән әгерҗелеләргә соклануын белдерде.

«Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз. Дөрестән дә, искиткеч күргәзмәләр. Тарихлы, эчтәлекле. Бу конкурста беренче тапкыр түгел, 10-15 мәртәба мондамын. Әгерҗе халкының никадәр уңган, булдыклы һәм бердәм икәнен күрәбез. Бүгенге очрашу да моңа ачык дәлил. Әлеге очрашу якташлар өчен менә дигән күрешү мөмкинлеге», — дип бәян итте Дамир Данил улы.

«Хөрмәтле якташлар, мөхтәрәм ватандашлар! Мин бөтен әгерҗелеләр исеменнән шундый күңелле, шәп очрашу оештырганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әгерҗебез белән горурланабыз. Туган ягыбызның үсеш потенциалы олуг. Әгерҗенең олы байлыгы — аның уңган халкы, алар тырышлыгы, куйган хезмәтләре аркасында мөмкин булган заманча яшәеше. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар һәм конкурста җиңеп чыгуыгызны телим», — сәясәт эшлеклесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

«Сезне Әгерҗе ягыннан сәламләвебезгә бик шатбыз. Бүген күп кенә якташларыбыз үзләрен туган якка, туган авылга кайткандай хис итәләр, мөгаен. Концерт программабызда 300 дән артык кеше катнаша. Күргәзмә өлешендә җирлекләр, оешмалар үзләренең матур эшләрен тәкъдим иттеләр», — диде Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов.

Программа берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Рус, татар, мари һәм удмурт халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдырган җыр-биюләр, театраль этюдлар күңелләргә хуш килде. Әгерҗе төбәгенә командировкага барып кайткан төсле тоелды. Ватан, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган җырлар да тамашачыга рух күтәренкелеге биргәндер, мөгаен.

ТАМАША ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘР НИНДИ?

«Билгеле, мондый чаралар бик кирәк. Әгерҗедән чыккан, Казанда яшәүче якташлар бик күп. Дәрәҗәле, яхшы урыннарда утыручылар да күп. Бу зур күләмле чара якташларны барлый, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне күрсәтә. Беренчедән, елга бер булгач, мондый очрашуларны аеруча сагынып аласың. Икенчедән, районның бөтен мәдәни потенциалын һәм традицияләрен күрсәтеп бетереп була микән?! Ел саен киләм бу концертка. Якташларымның уңышларына сөенеп яшим. Казанда да әгерҗелеләр бердәм, дус гомер итә. Кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мөмкинлек булганда, аралар ерак булса да, кайтып йөрергә тырышабыз туган якка», — дип уй-фикерләрен әйтте киң популяр «Именно шулай» «Телеграм» каналы хуҗасы, журналистлар даирәсендәге дәрәҗәле «Бәллүр каләм» премиясе иясе, КНИТУ-КАИ массакүләм коммуникацияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Рәсим Хаҗиев.

«Әгерҗе районы мәдәнияте күпкырлы, бездә бик күп төрле милләтләр үзара дуслыкта һәм татулыкта гомер кичерә. Без үзебезнең халыкларның йолаларын, традицияләрен саклап, данлап эш итәбез. Мәдәни котларга аеруча игътибар бирелә.

Казандагы якташларыбыз белән күрешү мизгелләре бик күңелле. Үзебезнең уңыш-казанышларны күрсәтергә омтылабыз, район сулышын күрсәтәбез. Халык рәхәтләнеп тамаша гына кылмый, тамашачылар бергәләшеп аралаша, хәл-әхвәл сораша» — ди Әгерҗе районының үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Оксана Михайлова.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, Район җирлегендә 13 халык, 1 үрнәк ансамбльләр, фольклор коллективлар һәм баянчылар ансамбле бик уңышлы эшли. Алар һәр мәдәни тамашаның көтеп алынган кунаклары икән.

«Әгерҗе - минем туган шәһәрем, нигезем.

Анда әти-әнием миңа тормыш бүләк итте, укытучыларым - белем, ә шөгыльләрем - тәҗрибә. Аның белән балачагымның иң матур хәтирәләре бәйле.

Дөньяда иң кадерле ике урыным бар. Берсе өзелеп көтеп торучы әти-әнием яшәүче Әгерҗем, икенчесе моннан 5 ел элек, бер күрүдә үк үз иткән Казаным.

Мин хыялымны тормышка ашырдым - радиода эшлим, үземнең проектымны булдырдым. «ЯшьЛайн» тапшыруына да Әгерҗе талантларын чакырырга тырышам. Мәсәлән, Динар Шәймәрдәнов, Гөлназ һәм Гөлчәчәк Хәмидуллиналар, күрше Ижау шәһәреннән килгән талантлы җырчы Рөстәм Егоров кебек шәхесләр минем тапшыруымның кунаклары», — дип бәян итте «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Болгар радиосы» мөхәррире Гөлназ Рәшитова.

  • «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларындагы Әгерҗе мәдәнияте көненнән фоторепортаж