Главные новости Чебоксар
Чебоксары
Июнь
2024

Җиләк күп булган урыннар картасы чыкты

0

Татарстанда кызу җиләк сезоны башланды. Май аенда салкын булу сәбәпле, быел республикада каен җиләге уңышы азрак. Шуңа җиләкләрне Чувашия, Мари-Эль һәм башка төбәкләрдән дә җыеп кайталар икән. «Россия 1. Татарстан» телеканалы ачыклаганча, бер литр каен җиләге быел 1000 сум тора.

Телеканал җир җиләге күп булган урыннар картасын да әзерләгән. Казан тирәсендә җиләк җыярга Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән районнарына барырга киңәш итәләр. Казанның үзендә җиләк җыеп кайтырга теләүчеләр Коры елгага бара ала.