Главные новости Брянска
Брянск
Июнь
2024

Чыгарылыш кичәсеннән соң 17 яшьлек егет суда батып үлгән

0

Брянск өлкәсендә 17 яшьлек егет чыгарылыш кичәсеннән өчен вафат булган. Ул классташлары белән бәйрәм иткән була, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Матвей 11 сыйныфны бетергән. 26 июньдә чыгарылыш кичәсе була. Чыгарылыш укучылары төн буе бәйрәм итә, ә иртән, өйләренә таралышыр алдыннан Красная Гора бистәсендәге Беседь елгасында су коенырга уйлыйлар. Алар суга дүртәүләп керә. Классташлары сөйләгәнчә, Матвей йөзә белмәгән, еракка кермичә, аякларын гына чылатып алырга теләгән, тик аны су 4 метрга якын тирәнлеккә бөтереп ала. Дуслары аны коткара алмый. Батып үлгән егетнең мәетен водолазлар таба.

Классташлары һәм укытучылары Матвейның гаиләсенең кайгысын уртаклашкан:

«Син мөлаем, шат күңелле, якын һәм газиз булып мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың. Әти-әниеңә бу кайгыны күтәрергә көч бирсен... Мәңгегә хәтердә. Синең классташларың».

Матвейның киләчәккә планнары зурдан була. Ул волонтерлар курсы узган һәм шушы көннәрдә университетка керер өчен Мәскәүгә китәргә җыенган була.