Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәлак булган, нефть заводында янгын чыккан
![Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәлак булган, нефть заводында янгын чыккан](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/20/b1578fb6742df3265415a26640d747c6.jpg)
Бүген төнлә Липецк, Белгород, Брянск, Орел, Ростов, Курск, Воронеж, Тамбов өлкәләрендә, Краснодар краенда, Адыгеяда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителә, дип яза «Шот» һәм «База» телеграм-каналлары.
Төнге 2.30 тирәсендә Краснодар крае Афипский бистәсенә һөҗүм башлана, 4-5 шартлау ишетелә. Дроннар бәреп төшерелгән. «Лукойл-югнефтепродукт» нефть эшкәртү заводындагы цистернага ут капкан.
Краснодар краендагы Славянск-на Кубани шәһәрендә дрон шәхси йортка төшә, ул тулысынча җимерелгән. Йортта булган хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә край губернаторы Кондратьев.
Адыгея краендагы Энем бистәсендәге нефтебазага дрон төнлә һөҗүм итә, янгын башлана. Нәтиҗәдә АИ-95 бензинын җитештерә торган складта янгын чыккан. 1000 квадрат метр мәйданда янгын була.
Дрон һөҗүменнән соң Тамбов өлкәсе Платоновка авылы янындагы нефтебазада янгын башланган. Корбаннар юк.