Главные новости Анапы
Анапа
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Анапаның пляжларында «сасы йомырка исе килә», туристлар судлашырга җыена

0

Анапаның кайбер пляжларында ял иткән туристларның соңгы вакыттагы зарлары артканнан арта. Шәһәрнең кайбер пляжларында «Кара диңгез Яшел диңгезгә әйләнеп бара» дип язалар. Халык телендә «камка» дип аталган суүсемнәр аркасында диңгез ямь-яшел, сасы ислегә әйләнгән. Татарда мондый суүсемнәрне «бака үләне» дип атыйлар.

Кайбер туристлар хәтта туроператорларга суд белән янаган – алар мондый диңгезне сәламәтлек өчен куркыныч дип саный.

Анапа хакимияте исә «кладофора бродячяя» дигән сууүсемне – ягъни шул камканы – диңгез өчен табигый хәл дип аңлаткан, әле сәламәтлеккә файдалы да, дип дәлилли.

Диңгездәге суүсемнәр июньнән чәчәк ата башлый. Быел исә бу суүсемнәр аеруча котырып үскән. Шәһәр мэриясе пляжны чистартуны таләп иткән кешеләргә диңгезнең чистартылмаячагын әйткән, чөнки бу үлән сәламәтлеккә файдалы икән. Хакимият вәкилләре әйтүенчә, камка йод һәм бром кебек элементлар белән бай, бу үләннәр белән аппликацияләр ясарга, буыннар һәм тире авыруларын дәваларга мөмкин икән.

Анапа блогеры Юрий Озаровский Витязево янындагы пляжны төшергән.

– Инде кара төскә керә башлаган. Монда безнең балалар коена бит! Беркем җыештырмый, менә шушы шакшыда коеныгыз! – ди блогер. «Сасы йомырка исе килә», – дип тә өсти.

«Московский комсомолец» туристларның фикерләрен белешкән. Вологда шәһәреннән килгән Виолетта исемле хатын, начар ис булу сәбәпле, туроператоры белән судлашырга җыенуын әйтә. Екатеринбургтан килгән Наталья Петровна фикеренчә, мондый суда коену балалар өчен куркыныч булырга мөмкин.

Шулай да, Анапага ял итәргә килгән кешеләр арта бара. Туроператорлар статистикасыннан күренгәнчә, 2023 елда ял итүчеләр саны 2019 елга караганда 20%ка күбрәк булган. моңа бәяләр дә комачауламый, Анапада 10 көнлек ял 54,5 мең сумнан башлап, 305 мең сумга җитә ала. Ә пляжлар тулы – басып кызыналар хәтта.

Юристлар фикеренчә, туристларның суд аша җиңү ихтималы аз. Туроператорлар «бөтен мәгълүмат интернетта бар» дию белән чикләнергә мөмкин.

Әмма туристлар агымы кимеми!