Главные новости Алдана
Алдан
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илшат Вакказов: «Бәя арткан саен, үзеңне сатарга да авыррак»

0

«Хәзер алып баручыларга эш бетте»

Илшат, бүген сине танылган алып баручы буларак беләбез, әлеге өлкәдә үз юлыңны кайчан башладың?

Иң беренче зур концертларым Ринат Рахматуллин белән Себер якларында булды. Анда Ринат абыйны тулы заллар белән каршы алалар иде, бу – 2014-2015 еллар. Аннары ул вакытта «Барс-Медиа»ның көчле вакытлары, алар белән дә эшли идем. Автобусларга утырып, концертларга чыгып китә идек.

«Барс-Медиа»ның сиңа да файдасы тигән икән.

Әйе, без алар белән контрактта түгел идек инде, ләкин үзләренең алып баручылары булмагач, безне чакырдылар. Элек авылларда «солянка»лар еш була иде. Алар шыгрым тулы залларда, бик күңелле үтә иде, анда парлы артистлар да, популярлары да, чыга гына башлаган җырчылар да була. Шулай авыл халкы өчен зур бәйрәмнәр оештыра идек, анда урыннар булмый иде, урындыклар куеп билетлар ала иделәр. Ул вакытта артист үзе генә килсә, алай зал җыелмый, «солянка»ларга кеше күп йөрде.

Хәзер артистлар – үзләре алып баручы. Аерым кеше алмыйлар, үзе сөйли дә, җырлый да.

Әйе шул, хәзер алып баручыларга эш бетте (көлә).

Нишләп шулай ул?

Беренчедән, экономия. Хәзер концерт кую бик чыгымлы, шуңа өстәп, алып баручылар да күп сорый. Элеккеге белән чагыштырсаң, алып баручыларга бер концертка 2500 сум түлиләр иде.

Аз кебек.

Аз инде ул. Ул вакытта артистка әйтәсең икән: «Миңа 5-6 мең кирәк», – дип. Ул 5 мең түләми. Әле бит анда төрле хәлләр була – кеше килмәсә, акча кимергә мөмкин. Ә зал тулы булса, акча артмый. Миңа Ринат абый бер концерт өчен 4 мең түләгәне истә. Ләкин ул – гастроль тормышы, анда артист сине ашата, эчертә, кайдадыр кундыра. Ул вакытта Ринат абый тулы заллар белән йөри иде.

Җырчыларга килсәк, хәзер бит күп артистлар режиссерлар белән эшли. Алар инде «нәрсәгә безгә алып баручы, артист кеше үзе дә сөйли белергә тиеш» диләр. Халык сөйли белгән артистны ярата, бүген бу – мөһим факторга әйләнде.

Беренче алып барган чараңны хәтерлисеңме?

Төгәл хәтерләмим. Кайда алып бардым икән инде?.. Казан тирәсе булгандыр, Сабада микән...

Син – Саба егете бит.

Сабада булмагандыр ул. Һәрбер районда шулайдыр инде – үзенең район кешеләрен чакырырга бик җөрьәт итмиләр. Бушка кайтасың, менә мин һаман аңлап бетерә алмыйм аны. Минем эш бит инде ул. Ничә ел шуның белән шөгыльләнәм, ул – минем ипием, минем акчам, гаиләмне туендыра. Аны кайберәүләр аңлап бетерми. Шул районнан чыккансың бит инде, син тиеш, дип уйлыйлар.

Чакырсалар, бушка да алып барасыңдыр инде...

Әлбәттә, анда бушка алып барган мәҗлесләр бик күп инде, санамыйм да. Ничә ел, берничә команда ярышып, спорт ярышлары уздырдым, аннары дискотека-концерт оештырдык. Ул – бушка, артистларга рәхмәт әйтәсе килә, күпме кеше кайтты анда, берсенә дә бер тиен акча түләмәдем. Хәзер районнарда дискотекалар юк бит инде. 3-4 сәгать барды ул концерт. Әфлисун төшәргә дә урын юк иде анда.

Хәзер бигрәк тә конкуренция зур. Яшьләр үсеп килә, мин бит инде яшь алып баручы түгел, үземне тәҗрибәле дип әйтә алам. Безгә бигрәк тә авыррак. Бәя арткан саен, үзеңне «сатарга» да авыррак. Әйе, бүген мин үземне 50-60 меңгә «сата» алам, ләкин ул миңа җитми. Гаиләне алып барырга, ашарга, ипотека түләргә...

Син бит әле үзең генә түгел, командаң да бар дип беләм?

Әйе, диджей, җырчы чакырам. Бюджетка карап инде, берничә пакет була ала. Әгәр дә оештыручы аша эшләсәң, анда башкача. Мин бүген яшьләргә туйларны оештыручы белән эшләргә киңәш итәр идем. Ул бит бер дә җиңел әйбер түгел, әгәр дә бөтен нечкәлекләре белән башкарып чыгасың килсә, профессионаллар кулына тапшыр. Аның өчен акча түлисең инде, әлбәттә, ләкин үзеңнең башың авыртмый. Оештыручы барысын да эшли, ә син әзер бәйрәмгә килеп утырасың, берәр нәрсә булса – ул җавап бирә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Яшьләр үзләренә нәрсә кирәк икәнен үзләре дә белми»

Башка профессиягә китәргә теләгән чакларың буламы?

Булды, безнең замана бик җиңел түгел. Әйе, Аллаһка шөкер, кибетләрдә бөтен әйбер бар, ләкин, икенче яктан, пандемияне күрдек, хәзер махсус хәрби операция бара. Без бит әле бөтен әйберне халыкка куеп, күрсәтеп тә барырга тиешбез, халык әйтә инде, егетләр нинди хәлдә, сез монда бәйрәм итәсез, дип. Ләкин ул бит – минем профессиям. Пандемия вакытында авыр булды, чөнки бөтенләй эшсез калдык. Минем 200 мең чамасы запасым бар иде, шул акча бетте. Эшләргә дә мөмкинчелек бар иде, кайберәүләр төзүчелеккә, «шабашка»ларга китте. Кемдер гомумән профессиясен үзгәртте.

Син эшләмәдеңме?

Юк. Әле мин һаман да шул футбол белән янып, туган көнемдә футбол оештырып, чыгымланып йөрдем. Нәрсәгә кирәк булгандыр инде ул... Авыр булды, ләкин эмоциональ яктан чыныктырды. Мин йөгерә башладым, китаплар укып, яңа программа уйлап, шулай үткәреп җибәрдек инде, ул вакытта беркемгә дә җиңел булмагандыр.

Аннары ничек тонуска кереп киттең?

Күбрәк эш булган саен җиңелрәк. Шул спорт та ярдәм итте инде, аннары соң булачак хатыным белән таныштым. Ул – яшь кыз, безнең яшь арасы 12 ел. Ничектер тегендә барырга, монда барырга, чәчәк бүләк итәргә кирәк, акча кирәк. Шулай эшләп киттек, концертлар уза башлады. Пандемиядән соң әле Илшат Сафин белән гастрольгә чыктым. Концерт бит ул – баручы өчен үзенә күрә бер реклама. Мин барыбер күбрәк Татарстанда эшлим, Татарстанда безне күбрәк абый-апалар чакыра. Яшьләр үзләре туйны күтәрә икән, алып баручыны үзләре сайлый. Әгәр инде ата-аналары уздырса – артистларны, алып баручыны да үзләре чакыра.

Сине күбрәк ата-аналармы, әллә яшьләр сайлыймы?

Хәзер күбрәк яшьләр, бүген безне социаль челтәрләрдән сайлыйлар бит. Үзеңне дөрес итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Баштан «картинкаңны» карыйлар, аннары гына үзеңне сайлыйлар. Аның бер минус ягы бар, хәзер видео аша аралашасың. Мин әле аңа ияләшеп бетә алмыйм. Чөнки миңа кешене тоярга кирәк: килеп утырасың, сөйләшәсең, аны аңлыйсың. Сораулар биреп, парга нәрсә кирәген аңлыйсың. Кайчак шундый хәлләр була – яшьләр үзләренә нәрсә кирәк икәнен үзләре дә белми. Аларга туй кирәк, нинди туй икәнен үзләре аңламый.

Бу – бик яшьләрдер инде.

Хәзер 22-23 яшьлекләр кияүгә чыга бит инде, 20 яшьлекләр дә бар. Әле яшьләр генә түгел, 25-26 яшьлекләр дә үзләренә нәрсә кирәк икәнен белми, баштан кеше бит инде үзе үзен аңларга тиеш. Шуңа видео аша сөйләшүләрне бик өнәп бетермим, чөнки экран аша эмоцияләрне җиткереп булмый, кеше ачылмый.

Яшьләр белән бер дә очрашмыйча гына туй алып барганың булдымы?

Алай бик сирәк була. Былтыр шундый хәл булды, яшьләр үзләре Мәскәүдә, әти-әниләре Ижауда. Видео аша аралашып, туйда гына күрештек. Яшьләр сиңа ышанырга тиешләр. Ул һәрбер профессиядә дә шулай. Монда да синең куркуларың була икән, ул алып баручы күңелеңә ятмый икән, аның белән эшләмәскә кирәк. Була шундый кешеләр, бик вакчыл. Өтеренә кадәр тикшерә инде менә. Кайберәүләр сценариеңны карап, тикшереп утыралар, нишләп монда бию булмый, нишләп монда уен юк, дип йөдәтеп.

Кайчакта бер программа белән киләсең, халыкны күргәч, аны үзгәртергә дә мөмкинсең. Элек үзгәртми идем, чөнки тәҗрибә юк, ә хәзер, кешегә карагач, үзгәртергә кирәклеге аңлашыла. Кайчак әйтәләр: «Безнекеләр – яхшы, күңелле кешеләр», дип, киләсең – киресенчә. Кайчакта: «Илшат, бездә шундый тынычлар инде», – диләр. Ә киресенчә була, әзрәк ачып җибәрәсең, халык ачыла.

Клиентларың күбрәк каян килә?

Бүгенге көндә «сарафанное радио» яхшы эшли. Миңа калса, әле ул беренче урындадыр да. Дусты, туганнары тәкъдим итә икән, кеше ике дә уйламый ризалаша. Ә социаль челтәр аша чыкканнары сиңа яза, бәяләрне белешә. Син сорыйсың инде: «Мине каян белдегез?» – дип. «Ведущий» дип яздым, сез чыктыгыз», – дип язалар. Менә берничә алып баручыга яздым, хәзер бәяләрен белешәм, диләр. Бәяләрне сорыйлар да, син алардан сораша гына башлыйсың, югалалар. Ничектер аралашу килеп чыкмый кала, шуңа күрә мин яшьләрне күбрәк берәр җиргә аралашырга чакырырга тырышам. «Мин сезгә әйтмим, мине сайлагыз, дип. Сөйләшик, ошатмыйсыз икән – мин үпкәләмим», – дим. Димәк, минеке түгел. Минем үземнең дә андый хәлләр булганы бар, килеп утырасың яшьләр янына – алар сиңа ошамый. Ничектер бер-беребезгә туры килмибез. «Гафу итегез, мин сезнең белән эшли алмыйм», – дим.

Андый хәлләр дә булганы бармы?

Әйе, бик күп түгел, берничә тапкыр булды. Чарага 1 ай кала яшьләр белән аерылыштык. 4-5 тапкыр күрештек без алар белән, боларның һаман нәрсәдер үзгәреп тора. Шунда мин: «Гафу итегез, әйдәгез, мин сезгә алып баручы табам, ләкин минем сезнең белән эшлисем килми», – дидем. Андый хәлләр була инде, ул – нормаль. Бөтен кеше дә синең алып барганыңны ярата алмый. Сине ошатмаучы кешеләр дә булырга тиеш. Әле алар күбрәк булса, яхшырактыр да. Чөнки алар сиңа реклама бирә. Шуңа күрә кеше белән очрашырга, аралашырга кирәк. Хәзерге заманда – бигрәк тә. Хәзер бит «смс» заманы, күбесе интернетта таныша да, күрешә дә алмый, шунда тәмамлый.

Ул пар белән талашусыз аерылыштыгызмы?

Әйе инде, алар башка алып баручы тапты. Алдан акча алынмаган иде анда, өйләнешкәннәрдер инде, аралашкан юк. Тагын бер шундый кызык та, кызганыч та хәл булды Мөслимдә. Алар 1 ел алдан мине белешеп куйган иде, син бит инде һәрвакыт яшьләргә яхшы вариант тәкъдим итәсең, әйтик, анда җырчы, аппаратура, төтен... Ләкин алар еш кына, сине тыңламыйча, башка, арзанрак вариантлар эзли башлыйлар. Алар аннары йә килми, йә ватыла, кыен ситуацияләр килеп чыга. Бер туйда шулай төтен җибәргәндә, су акканмы инде, кияү кәләшне күтәрде дә, икәү егылдылар. Шул вакытта залда бөтенесе миңа карый.

Син гаепле.

Әйе, мин гаепле. Мин чакырмадым бит инде ул төтенне. Мин әйткән идем: «Казаннан Мөслимгә кыйбат була, Чаллы тирәсеннән эзләгез, минем танышларым бар, контактларын бирәм», – дип. Әйе, ул кыйбатрак булырга мөмкин, ләкин ул тикшерелгән, син анда егылмаячаксың. Ярый ул вакытта аяклары, куллары имгәнмәде. Чыгып киттеләр, кәеф бүтән төрле бит инде. Уйлап кара син, туеңда егыласың! Андый әйберләр еш булмый, шул бер тапкыр булды. Яшьләр исән-саудыр инде, аларның тормышта соңгы егылулары булсын.

Тагын нинди четерекле моментларны искә төшерә аласың?

Минем соңга калу. Бер тапкыр булды инде ул. Шул үземнең Сабада (көлә). Анда диджей кайткан иде, мин соңга калдым, ничектер шулай булды инде, туй башланмаган иде, кайтып төштем. Ул шулай була: син соңга калганда, халык вакытында килеп бетә. Син иртә кайтсаң – халык җыела алмый. Шунда килеп кердем – бөтенесе миңа карап торалар, хәзер, минәйтәм, 5 минут. Бездә халык бик таләпчән бит, син яхшы алып барырга мөмкинсең, бер кимчелегең була – музыкаң китми, экраның кушылмый, яки ялгышасың – ул бит инде техника. Халык шунда ук бик негатив карый башлый.

Фото: © Илшат Вакказовның шәхси архивыннан

«Күпмедер вакыт эшлисең һәм килеп терәләсең. Илһамың юк, каядыр күчәргә кирәк»

Хәзер алып баручылар ничә сәгать эшли?

Еш язалар аны, ничә сәгать алып барасыз, дип. Минем вакытым юк, хәзер алай куймый башладым. Барыбер үзе көйләнә инде ул. Кунакларны озатканчы – без шунда. Алып баручы чарага иң беренче килә, иң соңгы китә. Без җыенып киткәнче, кунаклар кайтып, өйләрендә чәй эчеп утыра торган була инде. Шуңа күрә соңгы вакытта 5 сәгать кенә дип әйтмим. Була инде урыннар син анда «җәелә» алмыйсың, кайбер урыннарда – 2 сәгать, «поток»та бара, анда башкача. Соңгы вакытта оештыручылар белән эшлим башладым. Чөнки җайлы, алар бөтенесен эшли, бөтенесен контрольдә тота. Шуңа күрә, оештыручы эше – аерым, алып баручы – аерым, артист җырларга тиеш.

Концертларга да алып баручыларны кертсеннәр иде. Ул кемнеңдер эше бит инде, мин бүгенге көндә үземне ничек күрсәтергә тиеш. Ярар, мин 12 ел алып барам, күп җирләрдә эшләдем. Хәзер артистлар сине чакырмаса, син нишләргә тиешсең, аларга ялыныргамы? Яки берәр кая барып, эшем юк, дип утырырга тиешме. Үзең гастрольләргә чыгып китәргә тиешсеңме? Шуңа күрә безнең күп алып баручылар баштан алып баралар да аннары җырлый башлыйлар. Күпмедер вакыт эшлисең һәм килеп терәләсең. Илһамың юк, каядыр күчәргә кирәк. Җырлый башлыйсың – берәр матур кыз белән танышасың, ул да җырлый башлый, парлы җырчыга әйләнәсең. Алып баручы да чакырасы юк...

Әллә синең дә шундый план бармы?

Минем юк инде. Минем хатыным җырчы түгел бит, гомумән, рус милләтеннән. Хәзер мәҗлесләрне тулы татарча да сирәк алып барам, күбрәк русча-татарча. Күп очракта яшьләрнең дуслары арасында руслар була, аларга да өлеш кертәсең. 50гә50 дигән әйбер юк инде бездә. Татарча гына алып барсаң – татарча гына, татарча да, русча да алып барсаң, үзеңнең сөйләмеңә үзең буталып бетәсең. Татарча алып барасың, нәрсәнедер аңлатканда, русча аңлатасың. Татар традицияләрен русча аңлатып булмый. Юмор да шулай ук, русча юмор әзрәк киңрәк, татарча әзрәк кысанрак кебек.

Рус теленә күчү – замана таләбеме?

Әйе, чөнки туйлар буенча даирәне киңәйтәсе килә. Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә алып барасы килә. Анда да татарча туйлар бар, әмма анда бүгенге көндә эшләүчеләр бар. Алар әле Казаннарга керергә ирек бирмиләр.

Үз территорияләре.

Әйе, ул – нормаль инде. Анда аларны беләләр, аларга мөрәҗәгать итәләр. Анда русча белән чыгып карарга кирәктер инде, кереп китсәм, татар туйлары, бәлки, төшеп тә калыр. Андый күренеш бар, чөнки син бәяңне күтәргән саен, кайбер клиентларың төшеп кала башлый, синең «базаң»да бераз югары даирә кешеләре барлыкка килә. Әйе, ул куркыта. Ләкин син шул линияне узсаң, үзеңә дә җиңел булып китә. Русча алып барганда шаяртасың инде, сине аңлыйлар. Берәр кайда ялгышсаң да, аңлыйлар, көлеп куялар. Аннары уйлыйсың «мин бит профессионал, ялгышырга тиеш түгел», икенче юлы аны үзгәртәсең. Хәзер күбрәк русча кычкырып китаплар укыйм, хатыным белән дә аралашу русча бара. Кызым белән мин – татарча, хатыным русча сөйләшә. Икәү булганда, русча сөйләшәбез, ул татарчаны әле аңлап бетерми.

Татарча өйрәтәсеңме соң?

Өйрәтәм инде, ул аңлый. Ләкин без бит кызу сөйләшәбез, аны аңлап бетерми. Мин аны кабул итәм. Ул бит Ерак Көнчыгыштан, Комсомольск-на-Амуре дигән шәһәрдән, анда татар теле барлыгын белмәгәннәр дә. Мин танышырга бардым, алар анда: «Татар теле» дигән тел дә бармы ул, без бит Россиядә яшибез», – диләр. «Ничек инде, Казанга барып карагыз, бөтенесе татарча сөйләшә», – дидем. Мин үзем Казанга килгәндә рус теле барлыгын белми дә идем. Без Сабада рус телен дә, математиканы да татарча укыдык, Зөлфия.

Син кайсы авылдан соң?

Сабаның үзендә укыдым, татар сыйныфы иде безнең. Шундый кызык заманнар, татар теле белән Казанга килдек, русча бәйрәмнәр алып барабыз. Хәзер яңа әйбергә дә өйрәнү җиңел бит, төрле өлкәләрдә белгечләр җитәрлек. Бездә дә коучлар бар, өйрәнәсең килсә, сатып аласың, сиңа бөтенесен өйрәтәләр – кеше белән ничек аралашырга, «смс»лар язарга, җавап кайтарырга.

Бу – махсус алып баручылар өчен?

Әйе, алар шул өлкәдә эшләгән кешеләр.

Эффективмы соң ул, алып караганың булдымы?

Әле юк, уйлануда. 2 ел күзәтәм, ничектер кереп китәсе бар. Әлегә бала белән шөгыльләнәбез, әле ул бакчага китмәгән, аңа вакыт җитеп бетми. Әле бит Татарстанда заказлар бар, Аллаһка шөкер. Бездә шулай бит инде ул, «бата башласаң» гына башка юл эзли башлыйсың.

Күптән түгел бер чарада Рәфис Кәлимуллин белән күрештек, ул «мин хәзер һәрбер мәҗлесне соңгысы кебек эшлим» ди. Конкуренция көчле, кешегә арзан да, яхшы да кирәк. Бүген туй алып барам икән, мин дә соңгы мәҗлесем кебек эшлим, чөнки ул миңа кадерле. Яхшы алып барып, 100 кешенең 30-40гына ошасаң, инде әйбәт, алар сине чакыра, киләчәктә эшең бар. Димәк, син гаиләңне туендыра аласың.

Конкуренция дисең, конкуренция булу – әйбәт бит инде ул.

Әйбәт, әлбәттә. Яшьләр үсә хәзер, бик кызыклары бар. Яшь вакытта без дә шундый булганбыздыр инде ул. Хәзер үсә-үсә, яшь барган саен, кайбер вакытта сөйләмисең, үзгәрәсең. Мәҗлестә бит ул гел сөйләп торырга димәгән. Ул синең уңышыңны күрсәтми. 5 сәгатьтә син 2-3 тапкыр яхшы гына халыкны көлдереп алсаң, син истә каласың. Ә калганында син комачаулама, алар үзләре ял итә. Ләкин кайчакта киресенчә дә азрак чыгарып селкетергә кирәк. Ә кемгәдер киресенчә тияргә ярамый, утыралар, утырсыннар, аларга ошыймы – ошый. Елмаймыйлар икән – елмаймыйлар.

Мәҗлес башлангач ук аңлашыламы елмаймаячаклары?

Аңлашыла, туйда да була андый мизгел. Халык арый, туй гөрләп бара, кызып китә, 2 сәгать уза, бервакыт халык арып китә. Шунда аларга тиясе түгел. Мәҗлес озак барса да кызыгы бетә, элек бөтенләй 6да башлап, 12дә бетерә идек, 12 тулмаса, кияүнең әти-әнисе килеп әйтә. Хәзер замана үзгәрде, хәзер халык үзенә тигәнне яратмый. Ул аңлашыла инде – үзен күрсәтәсе килгән кеше, чыгып уйный, аралаша синең белән. Ә тиясе килмәгән кешегә килеп, тагын бер тапкыр тиясең икән, син җүләр буласың инде. Син ул вакытта үзең гаепле, ул сиңа аңлатты.

Бездә шулай бит, элек кайбер кешеләрдән көлүләр бар иде: «Әй, бу пеләш, син болай, тегеләй дип» – ул кеше «корбан» кебек. Аннары ул сине истә калдырырга да мөмкин, хәзерге заманда бу – матур күренеш түгел. Башка яктан алырга кирәк, юмор, мәзәкләр, бәлки, җыр белән.

Сез үзенә күрә психологлар инде.

Әйе, мохит тә шундый. Тормыш бик кызу бара. Дөньяда барган хәлләр дә авыр, синең кунагың утыра, син шаяртасың, аның баласы, туганы хәрби операциядә булырга мөмкин, чакырганнар, килә алмыйча кала алмаган. Шул ук вакытта башны да ял иттерә белергә кирәк, Бөек Ватан сугышы вакытында да концертлар куйганнар бит. Әгәр ял итә белмәсәң, эшли дә алмаячаксың. Олы кешеләргә, мәсәлән, уеннар кирәк, алар анда онытыла, яңача ачыла, рәхәт була. Хәзер бит коллектив белән дә төрле урыннарга баралар, табигатькә чыгалар. Эмоциональ яктан да ял итәргә, сөйләшергә, аралашырга, ачылырга кирәк.

Иң авыры кемнәр белән эшләү?

Зур даирә кешеләре, аларны аңлау бик җиңел түгел. Һәм журналистлар.

Нишләп? Көлмисез дисеңме?

Нәрсәгә бәйле икән ул?.. Бөтен әйбердән хәбәрдар микән алар, бөтен әйберне беләләр, диимме... Селкетергә авыррак сезне.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Кулда балдак бит хәзер»

Коллегаларың белән конфликтка кергәнең бармы?

Бүгенге көндә юк. Беркемне дә тәнкыйтьләмим, бер кешегә дә бәя бирә алмыйм. Мин аларның эшләгәннәрен күрмим, чөнки үзем дә ул көнне эшлим. Әгәр дә мин берәр мәҗлестә булып, берәр нәрсә ошамаса – үзенә килеп әйтә алам. Кеше аша түгел, бездә бит кеше аша нәрсәдер җиткерү бик популяр. Ул аны үзгәртә, сиңа бөтенләй башка сүз ирешә, син аны үзенә әйт. «Турысын әйткән – туганына ярамаган» ди, син аны бер әйтәсең, ул кызара да, яки үзгәртә аны, яки башка берәр нәрсә эшли. Ә болай талашып, сугышып нәрсәдер эшләгәнем юк. Бөтенесенә эш җитә, Зөлфия. Бөтен кешенең дә үзенең клиентлары бар, әгәр дә кеше сине ошата икән, ул сине чакыра. Ул – синең белән, син аның белән үсәсең.

Синеңчә, бүген татарларда иң яхшы 3 алып баручы?

Минем өчен 1 урында – туганнан туган абыем Фәнил Вакказов, ул – бу өлкәдә философ, ул – Татарстанда алып баручылар эшчәнлеген башлап җибәрүчеләрнең берсе. Хәзер миңа бик тә ошый Рәфил Балмай – кызык, стиль ягыннан да матур һәм Газинур Фәйзуллин. Аннары Илмир Ямалов, ул – оркестр , килештерә белә инде, уен коралларында да уйный, шул ук вакытта гадилеге белән дә ала.

Нишләп ир-атлар гына?

Кызык сорау, белмим.

Хатын-кызлар шаярта белми, дип әйтергә яраталар бездә.

Юктыр, шаярта белә торган хатын-кызлар бар. Ничек дип әйтим, үзем ир-ат булгач... хатын-кызлардан сораганың юкмы әлеге сорауны?

Юк.

Хатын-кызлардан сорап карарга кирәктер. Алар нәрсә дип әйтерләр икән, алар ир-атларны сайларлармы?

Хатын-кызлар бар алар, ләкин бик сирәк. Бәлки, ир-атларга күбрәк ышаналардыр?

Әлеге профессия, ничектер, күбрәк ир кешеләргә туры килгән кебек. Минем үземнең дә хатын-кызлар белән алып барганым бар, ике як та юрганны үзенә тарткан шикелле. Ул бит хатын-кыз, сөйли икән – син аны, пауза ясап, тыңлап торырга тиешсең. Бер-береңне бүлеп, ботка гына була, матур түгел. Мин сөйләп, мине хатын-кыз бүлдерә икән, минем аның белән башка алып барасым килмәячәк.

Андый чаклар да булдымы әллә?

Булды. Кайчакта «әйдә инде, тукта, булды җитте» диясе килә. Кереп китә, чыгып бетерә алмый. Мин күп сөйләмим, әйтеп куйдың – булды, җитте.

Шундый хәл булган иде: Илшат Сафинның концертын Айдар Галиәскәров белән алып бардык, ул – яхшы алып баручы, сүз дә юк. Безнең стажлар да бер тирәдер инде. Халык белән чыгып исәнләштек, икенче тапкыр чыкканда, бер-беребез белән таныштырабыз, Айдар сөйли дә сөйли хәзер, мине онытты бөтенләй. Без бит икәү, мин басып торам инде сәерсенеп, халык та исе китеп карап тора. Син икәү чыккансың икән, икенче кешене дә хөрмәт итәргә тиешсең. Сөйли дә сөйли бу, мин аннары туктаттым инде. Мин алай булдыра алмыйм, сәхнә артында, ярар, халык күрми, ләкин сәхнәдә хөрмәт булырга тиеш бит. Син бер-береңне ишетергә тиешсең. Аннан соң ул аңлагандыр инде, башка андый «казус»лар булмады.

Күз тигәне бармы?

Булды, күбрәк концертлар белән йөргәндә. Элек аны аңлап бетермәгәндер инде, хәзер, кайткач, беренче эш итеп юынам. Банкеттан соң да, кулларымны, битләремне юам. Энергетика дигән әйбер бар, рәхәт булып китә. Ул эшли, дөрес. Мәҗлес барганда да, кереп, битләрне юып чыга алам.

Начар энергетиканы сизәсеңме?

Ул бит кеше сиңа начарлык теләмичә дә карарга мөмкин. Сокланып караудан да күз тия ала. Күбрәк хатын-кызлардандыр инде ул. Чараны хатын-кыз алып барса, ир-атлар кызыгып карый инде. Шуңа күрә, әйдәгез, берәр матур җырлаучы хатын-кыз чакырыйк, диям. Без матур киенеп киләбез, кызлар карап утыра, ир-атларга да күзләрен ял иттерергә кирәк бит.

Мәҗлесләрдә бәйләнгәннәре бармы?

– Соңгы вакытта юк. Кулда балдак бит хәзер (көлә). Бәлки, үзең юл куйсаң, бәйләнергә мөмкиннәр. Ләкин киртә булырга тиеш.

Элек мәҗлесләрдә эчү культы иде. Эчеп исереп, сугышулар да була иде. Хәзер ничек?

Хәзер алай түгел, корпоративта булды бер тапкыр. Анда бер бинада 2 мәҗлес бара иде, шул 2 компания бәрелешеп алды. Туйда, Аллаһка шөкер, алай хәтерләмим. Хәзер яшьләр ял итә белә. Яшьләрне күпме генә сүксәләр дә, алар молодцы, хәзер яшьләр акчалы, алар үзләрен бүтән төрле тота. Хатын-кызлар белән килсә – аеруча. Үзләре генә килсә, йә иртәрәк кайтып китәләр, йә матур гына утыра. Әйе, алар салып утырырга мөмин, мин хәләл алып баручы түгел. Күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр, ләкин алай ямьсезләнеп, сугышкан очраклар булмады, Аллаһка шөкер.

Син озак буйдак булып йөреп, күптән түгел генә өйләндең. Хатының белән танышу тарихын сөйлә әле.

Әйе, 33 яшьтә өйләндем. Шушы пандемия елыннан соң йөгерә башладым. Казанның «Миллениум» күпере астында парк бар, шунда иртән йөгерергә җыела идек. Анда егетләр генә җыела, бер көнне шунда йөгердек, карыйбыз, кып-кызыл булып, бер кыз йөгереп килә, анда бит 5-6 чакрым ара, җиңел түгел, аннан соң тагын берәү килеп җитте, күреп, танышып карыйм әле, дидем. Ул вакытта мин үзем дә йөгерергә төркемнәр җыя башлаган идем, килдем дә «әйдә минем белән йөгерә башла, бергә йөгерәбез, ябыгырсың» дидем. Телефон номерын бирмәде, социаль челтәрдә язарсың, диде. Мин яздым – җавап бирмәде, ул көнне Сабага кайтып киткән идем, шунда кайткач, җавап бирде. «Әйдә күрешик», – диде, өйдә кунасы идем, киттем Казанга, очрашуга чакырдым. Арина Казаннан түгел, бик яшь, ул вакытта 3 курста гына укый иде, безнең яшь арасы 12 яшь. Бүгенге көндә үзеңнең кешеңне табу җиңел түгел, шул ук социаль челтәрләрне генә алыйк. Аңа да бик ышанып бетмәскә кирәк, анда – башка төрле тормыш. Чынбарлыкка туры килми, шуңа күрә мин язышырга яратмый идем, һәрвакыт күрешергә чакыра идем.

Аңа хәтле кызларың күп булдымы?

Аз булмады, татар кызлары иде. Тормыш иптәшем татар кызы булыр, дип уйлый идем...

Рус кызы алып кайткач, әти-әниең каршы килмәдеме?

Мин шундый яшьтә идем бит инде анда. Алар мине беркайчан да ашыктырмадылар, миңа дә, энекәшкә дә: булыр, үзеңнең кешең килеп чыгар, дип әйттеләр. Әйдә инде өйлән, күпме йөрергә була, дип юмалау – дөрес әйбер түгелдер дип уйлыйм, һәр нәрсәнең үз вакыты. Ашыккан – ашка пешкән. Аннары соң аерылышып йөрисе килми бит, бер өйләнешкәч, матур итеп яшәргә кирәк. Аерылышу ул җиңел, аерылыштың – бетте китте. Аннан соң авыр булачак, ә гаиләне саклап калу – тагын да авыррак. Анда акыл кирәк, психолог булырга кирәк. Хатын-кыздан да остарак булырга тиешсең син, хатын-кыз көчлерәк булсын, шуңа күрә ул хатын-кыз, син каядыр әзрәк юл да бирергә тиешсең. Әле ул яшь тә, кайчакта бала шикелле дә карыйсың. Хәзер инде үзе дә әни кеше, кызыбыз үсеп килә. Минекеләр бик шаккатмады, аныкылар шаккатты инде, чөнки алар уйламаганнар, татар егетен эләктерер, дип.

Фото: © Илшат Вакказрвның шәхси архивыннан

«Хәзер мин андый «әтәч» түгел

Арина Казанга укырга килгән идеме?

Әйе, 2018 елда Казанга укырга килде. Дипломны бергә алдык без, аннан соң правага да укыды. Мин Татарстаннан булгач, миңа җиңелрәк, ул әзрәк ояла, читенсенә. Ул институтны кызыл дипломга бетерде, мин – 3-4кә укыган егет. Отличникларның бит шундый әйбер бар – алар ялгышырга курка, ә без аннан курыкмыйбыз, безнең ялгышкан бар инде, көлсәләр – көләләр, алга таба эшлибез. Ул безнең шундыйрак, курыкмаска кирәк, дип әйтәм мин аңа. Ул – белгечлеге буенча дизайнер, фотографка да өйрәнеп килә. Аңа һәрдаим ярдәм итәргә тырышам, курыкма, мин сиңа ярдәм итәм, дим.

Син – идеаль ир бугай.

Идеаль кешеләр юк инде, Зөлфия. Мин вакытында өйләндем, иртәрәк өйләнгән булсам, болай булмас иде. Мин хәзер өй кешесе, элек мин өйдә утыра алмый идем. Без кызыбызны да бергә үстердек, декрет ялын бергә уздырдык. Рәхәт булды, ир-ат соңрак өйләнгән саен, баланы күбрәк ярата кебек, кадерлерәк була. Чөнки синең яшь тә бар, басыласың, хәзер мин андый «әтәч» түгел, матур яңгырамаса да. Гаиләдә төрле вакытлар була инде ул, сөйләшергә кирәк, барыбер шул проблемалар сөйләшүгә кайтып кала. Гаилә – кешегә стимул бирүче, яңа эшләргә дәртләндерүче урын. Хатын-кызның төрле вакытлары була, аңа ял да бирергә кирәк. Мин дә кайчак «бар, чыгып кер, дус кызларың белән аралаш» дим. Үзем дә ялгыз гына берәр кая барып кайтырга яратам. Аерым да йөри белергә кирәк, бер-береңнән ял итәргә.

Кызыгызны Аргентинага барып тапкансыз, нишләп?

Минем күптәнге хыял иде ул –, берәр җылы якта кышларга. Хатыным балага узгач, караган – шунда бәби табып була, дип. Хәзер кызыбызның ике гражданствосы – Аргентинада һәм Россиядә. Без 1-2 генә айга барып кайтырбыз дигән идек. Аннары бөтенесен «үлчәүгә салып» карадык: кыш көне анда яшәү арзанракка чыга. Бөтен нечкәлекләрне санасаң, бездә анда караганда күбрәк акча тотасың. Уйладык та, анда калырга булдык, ярты ел яшәдек.

Курыкмадыгызмы?

Курыктык инде. Иң баштан, әллә бармыйбызмы, дигән уйлар да булды. Ләкин барысы да яхшы үтте. Әле анда Сабантуйлар да үткәрдек, миңа хәзер дә язалар «Сабантуй кайчан була» дип. 150ләп кеше җыелган иде – татарлар. Кемнәрдер анда вакытлыча яши, кемнәрдер гомумән күчеп киткән. Анда дөнья тыныч, тормышның тәмен белеп яшиләр. Спорт белән шөгыльләнәләр, бездә бит, нишләптер, спорт популяр түгел, анда шимбә чыксаң, парклар тулы. Хәзер бездә дә бар инде ул, йөгерүчеләр күренә.

Алар Россиялеләргә ничек карыйлар?

Хөрмәт итәләр. Сез шуннан, бар, кайтып китегез, дигән әйбер юк. Алар гомумән кешегә каты кагылмый. Минуслары да бар инде. Монда урамда тынычлап йөри аласың, анда кичләрен телефоныңны урлап китәргә мөмкиннәр.

Тел ягыннан ничек аралаштыгыз?

Анда испан, инглиз телен кулланалар, без телефоннан тәрҗемәче аша аралаштык. Барыбер, анда яшәгәч, кайбер сүзләр истә дә кала. Алар ничектер кызу сөйләшә, татарчага да охшап киткән кебек.

Хатының бала тапканда да син аның белән бергә булгансың, бу – безнең менталитет өчен чит әйбер. Күп кеше моңа каршы.

Безнең элек-электән менталитет андый түгел бит. Ничек инде хатын-кыз белән керәсең, диләр. Син бит ул процесста катнашмыйсың. Син мораль яктан үзеңнең хатыңа ярдәм итәсең, яныңда буласың. Ул бит кызык, балаңны беренче тапкыр син күрәсең, чиста килеш генә түгел, тормышка аваз салган көнне үк кулыңа аласың. Ул эмоцияләрне аңлатып бетереп булмый, анда булырга кирәк. Шунда йөреп, йокламыйсың, армыйсың да, рәхәт кичереш ул. Аны үзе шунда булган кеше генә аңлый. Ир-атларга тәкъдим итәр идем, әгәр теләсәләр, ул – хатын-кызга ярдәм, хәзерге заманда бигрәк тә.

Ир-атларның хатынына карашы үзгәрә, диләр. Яхшы яккамы, начаргамы?

Мин начар ягын күрмәдем. Андый гайрәт чигүләр, ямьсез күренеш түгел бит инде ул. Ул бит – табигый, без дә шуннан чыккан бит инде, шулай ук дөньяга барлыкка килгән. Безнең әти-әниләрнең – башка менталитет, минем әти анда керсә «син җүләрме әллә, бар, чык» диярләр иде. Хәзер замана үзгәрде, балаларны башкача тәрбияләргә кирәк, каешлар, башка әйберләр артта калды. Тормыш үзгәрә, заман үзгәрә, Аллаһка шөкер. Кеше бер-берсенә яхшырак мөнәсәбәттә булсын, усаллык булмасын иде. Барысының да проблемасы бар, ләкин үзеңне дә шулай тотсаң, проблемаларың күбәя генә. Кайбер кеше шулай бит инде, «кайчан икенче бала алып кайтасыз» дип тә сорый башладылар.

Әле әйтәләрме шулай?

Әйе инде, әле монысын карап өлгерергә кирәк. Әле аның кызык вакыты гына. Аяга 1 яшь тә 3 ай, сүзләр генә әйтә башлады. Безнең әле, ике телдә сөйләшкәч, әнисе – русча , мин – татарча, башы да бераз бутала бугай. Мин татарча гына сөйләшәм. Минекеләр татарча гына сөйләшә, ул аңлый, әти-әни, бабай, дип әйтә. Хатыным тулаем русча гына сөйләшә, шулай гөрләп яшәп ятабыз.

Рәхмәт, Илшат! Уңышлар телибез!